Ылыслылар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Аустралия → Австралия using AWB
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 2 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
 
Юл номеры - 28:
Ылыслылар асклассы (''Pinidae'') — хәзерге заман ачыкорлыклыларның иң киң таралган һәм күн санлы төркеме. Ылыслы үсемлекләрнең асклассында 7 семьялык, 55 ыруг һәм якынча 500 төр исәпләнә. Табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте буенча ылыслылар чәчәкле үсемлекләрдән кала икенче урында. Ылыслы урманнарда органик матдәләр биомассасы күн күләмдә туплана. Ылыслыларның үзагачы сәнагатьнең күп тармаклары әчеп кыйммәтле чимал булып хезмәт итә.
 
Ылыслылар күбесенчә [[Төньяк ярымшар]]да таралган. Алар еш кына бер төрдән торган киң урманнар тәшкил итә. Борынгы һәм эндемик ыругларның күбесе Тын океан бассейны буенча, бигрәк тә Көньяк-көнчыгыш һәм Үзәк [[Кытай]], [[Япония]], [[Төньяк Америка]], [[Чили]], [[Яңа Зеландия]], Көнчыгыш [[Австралия]]дә таралган. Болар — мәсәлән, секвойя (Sequoia), мета-секвойя (Metasequoia), криптомерия (Cryptomeria), араукария (Araucaria), агатис (Agathis) ыруглары. Бу исә [[Тын океан]] өлкәләре климатының мезозой чорына карата аз үзгәреше белән аңлатыла. Мондый климат кайчандыр ылыслыларның гөрләп үсешенә китергән.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page131{{Citation |title=Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит131-132] |url=http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page131 |access-date=2015-10-17 |archive-date=2016-03-05 |archive-url=https://web.archive.org/web/20160305015840/http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page131 |dead-url=yes }}</ref>
 
Ылыслылар асклассының хәзерге вәкилләрен [[Голландия]] ботанигы A. Паул [[1950 ел]]да тәкъдим иткәнчә, биш рәткә: араукарияләр (Araucariales), наратлар ([[Pinales]]), кипарислар (Cupressales), подокарплар (Podocarpales), тисслар (Taxales) рәтләренә бүләләр.<ref>http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page137 {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20160305015840/http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page137 |date=2016-03-05 }} Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит137</ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}