Тәмәке (үсемлек): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
Юл номеры - 23:
}}
 
'''Тәмәке''' ({{lang-la|Nicotiána}}) – [[пасленчалар]] (эт җиләге) семьялыгыннан берьеллык озын сабаклы, үлән үсемлекләр ыругы. Хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Ул нигездә [[Төньяк Америка]]да таралган 70 ләп төрне үз эченә ала. Алар — берьеллык, сирәк кенә күпьеллык үләнчел үсемлекләр һәм куаклар. Яфраклары тоташ, тигез читле. Таҗы алсу, кызыл яки яшькелт сары төстә, бүрәнкәсыман, кабарган ак көпшәле. Тартмачык 2 оялы, 2 капкач ярдәмендә ачыла. Бу үсемлек авыр, начар исле. Культурада чын тәмәке (N.tabacum) һәм махорка (N.rustica) төрләре киң таралган. Аларда агулы [[никотин]] [[алкалоид]]ы бар. Кешеләр киптерелеп, бик ваклап туралган, төелгән яфракларын һәм сабакларын тарталар, суыралар, исниләр яки чәйниләр. Алардан шулай ук никотин кислотасы (PP витамины), [[лимун кислотасы]] алалар. Европага тәмәкене XV гасыр ахырында — XVI гасыр башында алып кайталар һәм башта аны декоратив һәм дару үләне буларак үстерәләр.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page352 {{Citation |title=Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит352] |url=http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page352 |access-date=2013-05-21 |archive-date=2016-03-05 |archive-url=https://web.archive.org/web/20160305015840/http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page352 |dead-url=yes }}</ref>
 
[[Христофор Колумб]] экспедициясендә катнашучылар [[индеецлар]]ның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар. Тәмәкене [[Европа]]га 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта. Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Тобаго утравы атамасыннан) дип исемләгәннәр.