Күренмә нурланыш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
 
Юл номеры - 15:
Үзенең оптик нәтиҗәләрен тасвирлаганда, Ньютон [[1671 ел]]да беренче булып нәшердә спектр ({{lang-lat|spectrum}} — күренү) сүзен куллана. Ул, яктылыкның призма өслегенә берәр почмак белән төшкәндә, нурның бер өлеше кайтарылганын, ә бер өлеше пыяла аша төрле төсләр ясап чыкканын күзәтә. Галим яктылык төрле төс һәм тизлектәге кисәкчекләр (корпускулалар) агымыннан тора дип уйлый. Аның уйлавынча, кызыл төс шәмәхә төскә караганда кызурак хәрәктә итә, шуңа күрә кызыл нур призмада шәмәхә кебек үк тайпылмый.
 
Ньютон яктылыкны җиде төскә бүлә: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, [[Индиго (төс)|индиго]] һәми [[шәмәхә]]. Җиде санын ул софистлардан чыккан фикер (төсләр, музыка ноталары [[Кояш системасы]] объектлары һәм атна көннәре арасында бәйлелек бар дип уйлау) буенча сайлый.<ref>{{cite web |url=http://home.vicnet.net.au/~colmusic/opticks3.htm |title=Music For Measure: On the 300th Anniversary of Newton's ''Opticks'' |accessdate=2006-08-11 |last=Hutchison |first=Niels |year=2004 |work=Colour Music |archivedate=2012-02-20 |archiveurl=https://www.webcitation.org/65apUU8VC?url=http://home.vicnet.net.au/~colmusic/opticks3.htm }}</ref><ref>{{cite book |last=Newton |first=Isaac |authorlink=Isaac Newton |title=[[Opticks]] |year=1704 }}</ref> Кеше күзе индиго төсе ешлыкларына бик үк сизгер түгел, шуңа күрә кайбер кешеләр аны күк яки шәмәхә төстән аера алмыйлар. Шуңа күрә Ньютоннан соң аны аерым төс буларак түгел, ә шәмәхә яки күк төснең төсмере буларак карарга еш тәкъдим итәләр (ләкин ул көбатыш гадәттә хәзергәчә спектрда). Татар гадәтендә индигога [[зәңгәр]] төс туры килә.
 
[[Гёте, Иоганн Вольфганг фон|Гёте]], Ньютоннан аермалы буларак, спектр яктылыкның төрле өлешләрен кушу сәбәпле барлыкка килә дип санаган. Яктылыкның киң нурларын күзәтеп, ул призма аша чыкканда нурның кырыйларында кызыл-сары һәм күк төсләр булуын, ә алар арасындагы яктылыкның ак булып калуын ача, спектр әлеге кырыйларны бер-берсенә җитәрлек якынайтканда барлыкка килә.