Кунак йорты (Казан): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (5) using AWB
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
Юл номеры - 39:
[[1566 ел]]да инде [[Казан кирмәне]]нең [[Спас манарасы]] каршысында гына, шәһәргә килгән кунаклар (сәүдәгәрләр) өчен кибетләре, тауар саклау [[амбарлар]]ы булган агачтан төзелгән Кунак йорты торган. Шунда ук таможня да урнашкан булган. Мәйданны «Казан сәүдәсе» ({{Lang-ru|Казанский торг }}) исеме белән атап йөрткәннәр. ХVI гасыр ахырына мәйданда 365 кибет, 250 вак сәүдә ноктасы булган. Анда сәүдә ел буена барган. Кунак йорты артында Николай Чудотворец чиркәве торганы да билгеле.<ref>«Книга казанского торгу» писцов Микиты Борисова и Дмитрия Кикина и городового таможенника Матвея Тараканова (1566)</ref> ХVI гасыр ахырында кунак йортында һәм аның тирәсендә бары тик сәүдәгәрләр генә яши һәм сәүдә итә алган.<ref>''1667 елгы Яңа сәүдә уставы буенча''</ref>
 
XVII гасыр ахырында агач бина урынына таштан яңа бина корыла.<ref>[{{Citation |title=инказан.ру сайтында |url=http://inkazan.ru/gostinyj-dvor-stavshij-muzeem/ инказан|access-date=2014-09-26 |archive-date=2012-05-24 |archive-url=https://web.руarchive.org/web/20120524082626/http://inkazan.ru/gostinyj-dvor-stavshij-muzeem/ сайтында]|dead-url=yes }}</ref> Бина эчендә [[постау]] рәте, вак-төяк сату рәте, [[Себер]] рәте, [[тимер]] рәте булган. Якын-тирәдә тагын 23 сату рәте булган: көмеш, буяу, прәннек, тасма, кафтан, бүрек, тире, сабын, итек, юфть, май, солод, чүлмәк, чүпрәк, кием, оек, йозак, иске-москы, бияләй, ипи, тәмәке сату рәтләре,тимерче, итче, балыкчы рәтләре.<ref>М. С. Пестриков. Описание Казани (1739)</ref>
 
[[1770 ел]]да {{comment|архитектор|архитектор}} [[Василий Кафтырев|В.И. Кафтырев]] Кунак йортын шәһәр кварталы кадәр зурлыкка җиткереп яңадан кора. Кибетләр саны 777 гә җитә.<ref>[http://www.museum.ru/M1299 Музейның рәсми сайты]</ref>