Әстерхан татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: кире кагылган Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Vergilie01 (бәхәс) кулланучысының 3065561 төзәтмәсе кире кагылды
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 1:
<small>{{мәгънәләр|Татарлар (мәгънәләр)}}</small>
'''Әстерха́н татарлары́''' - [[татар халкы]]ның этно-территориаль бер төркеме. Башлыча [[Әстерхан өлкәсе]]ндә яшиләр. [[Юрт татарлары]], [[кундра татарлары]] һәм [[карагашлар|карагачлар]]га бүленәләр (элегрәк «өч йорт», «йемеш» һ.б. исем йөртүче татарлар да булган).
 
Үзара аралашулары уртак [[татар теле]]ндә. Юрт татарлары белән [[карагашлар|карагачлар]] сөйләмендә [[нугай теле]] йогынтысы нык сизелә. Мөселман-сөнниләр. Әстерхан татарлары этногенезында хәзәр, кыпчак, нугай, [[Азак диңгезе|Азак]] төбәге болгарлары, төркиләшкән татлар, Урта Азиядән чыккан төркиләр һәм Һинд-Европа тел берлегенә керүче кабиләләр катнашкан. Әстерхан татарларының оешу процессында Алтын Урда дәүләте, ул таркалгач барлыкка килгән Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы мөһим роль уйнаганнар. Әстерхан татарлары этнокультурасы үсешендә шулай ук Идел-Урал төбәге татарларының да өлеше зур була. Аларның Әстерхан губернасына күпләп күченүләре 17 йөз - 20 йөз башына туры килә. Идел-Урал төбәгеннән чыккан татарлар бу губернада 18 йөз ахырына 13,2% булса, 19 йөзнең 30 нчы елларында 17,4%, 20 йөз башына андагы татарларның өчтән бер өлешеннән күбрәген тәшкил иткән.
 
19 йөзнең 2 нче яртысыннан Идел-Урал төбәге, Себер һәм әстерхан татарлары арасындагы уртаклык һәм якынлык бердәм татар халкын барлыкка китерә.