Сәйяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Моны да карагыз
Юл номеры - 4:
 
==Ырынбурда Кудашев-Ашказарский чоры==
1905 елда [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] [[Санкт-Петербург]]ка барып “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала. <br/>
<blockquote>
{{цитата|автор=''[[Вәли Мортазин|В. Мортазин]], [[Төхфәт Ченәкәй|Т. Ченәкәй]]''. [[Татар театры тарихыннан (китап, 1926) |«Татар театры тарихыннан»]]. [[Мәскәү]], 1926, 28-29нчы бит.|1905 елны Оренбурда Ильяс Кудашев-Ашказарский дигән берәү чыгып, Островскийның «В чужом пиру похмелье» дигән комедиясен үзгәртеп, «Оренбур мөхәррирләреннән Ильяс Кудашев-Ашказарский тәэлифе булган “Наданнар белән галимнәр” дигән комедия»...дип афиша чыгарып, театр куярга хәзерләнә.<br/>
Оренбур муллалары белән байлары берләшеп, аңа каршы көрәшкә күтәреләләр. Мәчетләрдә, мәҗлесләрдә театрга каршы коткы таратып, озын-озын прошениеләр язып, табак-табак тамгалар җыйнап полицмейстерга, губернаторга баралар, булдыра алмыйлар. Губернатор: «Мин бу театрны туктата алмыйм, моның рөхсәте Петербургтан алынган», ди. <br/>
Тегеләр аптырашта калалар. Икенче төрле юллар эзләргә керешәләр. Кудашевның үзенә баралар. «Театрыңны туктат, уйнама.. Алладан оял, мулладан курык», диләр. Кудашев: «Мин туктата алмыйм, аны язып азапландым, Петербурга барып рөхсәт алдым, расходландым, афишалар чыгардым», ди. Шулай дисә дә, ул муллалар, байлар белән килешә, расходларын түләсәләр, уйнамаска була. Өч йөз сумга Оренбурда булачак беренче театр сатыла. Шулай итеп, татарча театрның Оренбурдагы беренче адымы уңышсызлыкка очрый}}</blockquote>
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
Ашказарский оештырган труппа [[Казан]]да, Мәкәрҗәдә ([[Түбән Новгород]]та) төрле спектакльләр куя. Труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.