«Даруханә» битенең юрамалары арасында аерма

547 байт добавлено ,  3 ай элек
төзәтмә аңлатмасы юк
'''Даруханә''' — халыкны һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрең [[Дарулар|дару]] б-н тәэмин итүче оешма.
 
Дөньяда беренче даруханә [[VIII гасыр|VIII йөздә]] [[Багдад]]та ачыла. [[Россия]]дә беренче даруханәне [[1581 ел]]да инглиз Дж. Френч нигезли ([[Иван IV]]-нең [[Мәскәү кремле|кремль]] даруханәсе). Фармация өлкәсендә дәүләт идарәсе тарихы 1581 дә [[Даруханәләр палатасы]]н оештырудан башлана, [[1620]] дә ул [[Даруханәләр приказы]], [[1714]] тә Медицина канцеляриясе, [[1802]] дә Эчке эшләр министрлыгы мед. идарәсенең мед. советы һәм экспедициясе, [[1811]] дә Медицина советы һәм Медицина департаменты дип үзгәртелә. Россия башкаласында хосусый даруханәләр челтәре [[Пётр I]] чорында оеша башлый. Беренче ирекле даруханәләр [[Мәскәү]]дә ([[1701]]) һәм [[С.-Петербург]]та ([[1712]]) ачыла. [[1827]] дә Россиядә 400 даруханә исәпләнә. [[1860 еллар]] башындагы реформалардан соң даруханәләр эше Россиядә дәүләт системасы дәрәҗәсенә күтәрелә.
 
[[Татарстан]] җирлегендә борынгыдан дарулар җитештерү һәм таралуы мәгълүм. Дәвалау чарасы буларак [[Боланнар|болан]] мөгезләре, [[Таш тозы|таш тозлар]], [[мускус]], белимнитлар, хайван тиресе көленнән майда изеп ясалган мазь, үсемлек яфраклары һәм чәчәкләре төнәтмәләре, [[бал]] һәм башкалар кулланылган.
 
== Әдәбият ==
1055

правок