Ибраһим Исхаков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
E737 (бәхәс | кертем)
E737 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 6:
[[1918 ел|1918 елның]] җәендә [[Уфа|Уфада]] Халык армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла. Штабс-ротмистр И. Исхаков [[Әхмәтзәки Вәлиди|Зәки Вәлидинең]] шәхси адъютанты һәм тән сакчысы булып хезмәт итә{{Sfn|с=122—124|Автономиялы Башҡортостан байрағы аҫтында|2009}}.
 
Башкорт хәрби советы юлламасы буенча [[1918 ел|1918 елның]] көзендә [[Ырынбур|Ырынбурга]] Башкорт гаскәрләре сафларына күчерелә. Ноябрь аенда Вәлиди аны Башкорт аерым корпусының 2 нче Башкорт укчылар полкы командиры итеп билгели. [[1918 ел|1918 елның]] ноябреннән [[1919 ел|1919 елның]] февраленә кадәр Исхаков үзенең полкы белән [[Актүбә]] һәм [[Стәрлетамак]] фронтларында кызылларның [[1 нче армия]] частьларына каршы сугыша. Штабс-капитан чинына күтәрелә.
 
[[1918 ел|1918 елның]] 14 декабрендә Вәлиди Ибраһим Исхаков белән 2 нче полкның мулласы Нуриәгъзам Таһировка яшерен хат җибәрә. Хатында фронтка сибелгән башкорт полкларын Башкортстан территориясендә, бер урынга тупларга дигән яшерен фәрман бирә. Исхаковка бу фәрманны башкорт гаскәрләренә таратырга куша. Декабрьнең ахырына башкорт полклары бер урынга җыела башлый. Ибраһим Исхаков та үзенең полкын Актүбә фронтыннан Башкортостанга алып килә{{Sfn|с=122—124|Автономиялы Башҡортостан байрағы аҫтында|2009}}.