Дворяннар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
# Россия империясендә XVIII—[[XX гасыр|XX]] йөз башында юридик яктан рәсмиләштерелгән хакимлек итүче катлау. XVIII йөзнең 1 нче яртысында аларны күбрәк «шляхталар» дип атыйлар. XVIII йөздә дворяннарның өстенлекләре (аеруча крепостной крестьяннар өстеннән хакимлек итү хокуклары) арттырыла, әмма алар гомер буе хәрби хезмәт итәргә тиеш була. Дворяннарның XVI—XVII йөзләрдә урнашкан территориаль корпорацияләре — «йомышлы шәһәрләр» — җимерелә. «Дворяннарның иреклелеге турында» Манифесты нигезендә (1762) дворяннарның дәүләт алдында нинди дә булса бурычы калмый. Шуның нәтиҗәсендә, бер яктан, дворяннарның крепостнойларга карата башбаштаклыгы көчәя, икенче яктан, дворяннар арасында ирекле фикер йөртү башлана, Мәгариф идеяләре тарала ([[Александр Радищев|А. Н. Радищев]], [[Николай Новиков|Н. И. Новиков]], [[декабристлар]]). Дворяннарны башка катлаулардан чыккан кешеләр хисабына тулыландыруның төп механизмы — XVIII йөздән — түрәләрнең [[Ранглар турында табель|«Ранглар турында табель»]] (1722) буенча үсүе, [[XIX гасыр|XIX]] йөздән югары уку йортларында хезмәт итүеннән гыйбарәт. Дворяннар катлавының үзидарә органнары [[Дворяннар җыеннары]] була. Дворяннар үз өстенлекләренең шактый өлешен (судтагы, хәрби хезмәттәге, җир биләүдәге) [[1860 еллар]]дагы реформалар вакытында югалта, әмма аларның дәүләттәге рәсми төп роле [[1917 ел]]гы [[Февраль революциясе]]нә кадәр саклана.
 
XVIII йөздә дворяннар составына элеккеге йомышлы татарларның зур булмаган, нигездә, чукынган, акрынлап руслашкан өлеше генә керә; XVIII йөзнең 2 нче яртысында башкорт [[аксөяк]]ләренең шактые дворяннар хокукы алуга ирешә. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында күп кенә татарлар, [[Алтын Урда]]ның һәм Казан ханлыгының затлы ыруг нәселләре варислары дворяннар хокукын суд аша раслатырга тырышалар, әмма моңа кайберәүләр генә ирешә (кенәзләр: [[Вятка губернасы]]нда — [[Яушевлар]], [[Бөгелмә өязе]]ндә — [[Надыйровлар]] һәм башкалар). Танылган мөселман ыругы нәселеннән булган кешеләргә дворяннар исемен [[Уфа губернасы]]нда күпләп бирәләр ([[Еникиевлар]], [[Енгалычевлар]], [[Терегуловлар]] һәм башкалар). Татар дворяннарының төп өлеше крәстиян тормышы алып баруын һәм дәүләт җирләреннән файдалануын дәвам иттерә, җан башына төшкән салымнардан тыш, крәстияннәргә тиешле барлык йөкләмәләрне башкара.
 
== Искәрмәләр ==