Зөлфәт Хәким: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
к Правки Jalanajak (обсуждение) откачены к версии Timming
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Зөлфәт Хәким''', тулы исеме '''Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов''' [[Татарлар|татар халкының]] мәшһүр җырчысы, [[композитор]], [[драматург]], җәмәгать эшлеклесе.
 
== Биография ==
[[1960 ел]]ның [[11 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Түбән Кама районы]] Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, соңыннан [[Казан химия-технология институт]]ында читтән торып укый.
 
[[1980-еллар|1980 елларда]] сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Мәдәният өлкәсендә ул [[шагыйрь]], [[композитор]], [[драматург]], проза остасы буларак мәгълүм.
 
Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” ([[1991 ел|1991]]), “Чын ярату” ([[1991 ел|1991]]), “Котлы булсын туегыз!” ([[1991 ел|1991]]), “Гонорар” ([[1994 ел|1994]]) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның [[1995 ел|1995]]-[[1996 ел|1996]] елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан [[рус теле]]нә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.
 
Зөлфәт Хәкимнең [[Идел буе Болгар]] дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” ([[1995 ел|1995]]-[[1996 ел|1996]]) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” ([[1995 ел|1995]]) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” ([[1994 ел|1994]]), “Зәхмәт”([[1994 ел|1994]]), “Үтермә” ([[1996 ел|1996]]), “Килә ява, килә ява” ([[1997 ел|1997]]), “Мин төш күрдем” ([[2001 ел|2001]]), “Чапты атым Казанга” ([[2002 ел|2002]]) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.
 
Зөлфәт Хәким тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. [[2003 ел]]да татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең [[Телсез Күке|“Телсез Күке”]] драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.
 
== Сылтамалар ==