«Фриул теле» битенең юрамалары арасында аерма

17 байт добавлено ,  1 ай элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
к
 
'''Фриул теле''' (lenghe furlane) - [[фриуллар]]ның теле, [[роман телләре]]нең берсе. Төньяк-көнчыгыш [[Италия]]нең территориясендә тарихи [[Фриули]] регионында таралган - хәзерге [[Фриули]] өлкәсенең күпчелек өлешендә - [[Венеция-Джулия]] һәм [[Венето]] өлкәсенең көнчыгыш районнарында. Фриул теле өлешчә [[Латин Америкасы]]нда саклана, элек ул [[Румыния]]нең берничә регионында таралган булган, әмма хәзер анда практик рәвештә юкка чыккан. Италиядә [[этник азчылык теле]] булып танылган.<br/>
[[Сөйләшүчеләр]] саны якынча 300 мең кеше (2002).<br/>
Озак вакыт дәвамында фриул теленең башка телләргә карата статусы бәхәсле булган, хәзерге [[романистика]]да фриул теле еш аерым тел буларак карала. Роман телләре классификациясендә фриул теле урыны турында сорауга хәзерге вакытта бердәм караш юк. Кайбер структур хасиятләре буенча фриул теле [[төньяк Италия телләре]]нә якын, шул ук вакытта аның хәттә [[венет теле]]нә карата аерым торышы билгеләнә. Фриул теленең [[ретороман төркеме]] теле буларак классификациясе искергән булып тора.<br/>