Фриул теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рус теленнән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
[[Сөйләшүчеләр]] саны якынча 300 мең кеше (2002).<br/>
Озак вакыт дәвамында фриул теленең башка телләргә карата статусы бәхәсле булган, хәзерге [[романистика]]да фриул теле еш аерым тел буларак карала. Роман телләре классификациясендә фриул теле урыны турында сорауга хәзерге вакытта бердәм караш юк. Кайбер структур хасиятләре буенча фриул теле [[төньяк Италия телләре]]нә якын, шул ук вакытта аның хәттә [[венет теле]]нә карата аерым торышы билгеләнә. Фриул теленең [[ретороман төркеме]] теле буларак классификациясе искергән булып тора.<br/>
Фриул теленең хасиятләренә шулай ук фонетик хасиятләр керә, мәсәлән, au дифтонгы булу (taurus > /tawr/ «үгез»), яңа кыска һәм озын сузыкларның капма-каршы куюы пәйда булуы; bj, vj, pj төркемнәренең [[палатализация]]се; сүз ахырында [[яңгырый торган тартыклар]]ның тавышсызлануы.
[[Грамматика]]ның хасиятләре арасында ике төр күплек сан булу, сигматик һәм асигматик; фигыль формасында мәҗбури формаль чагылган [[субъект]] булу (шәхси басымсыз алмашлыклар); сорау төрләнешенең махсус [[флексия]] белән формалашуы; теләсә нинди үткәнгә кадәр булганга ишарә итү өчен үтә катлаулы үткән заманнар булу; дүрт [[кондиционал вакытлары булу]]; [[конъюнктив]] системасының үтә катлаулы формалар исәбенә киңәюе; [[оптатив]] булуы. Төп [[лексика|лексик фонд]] латин килеп чыгышлы сүзләрдән гыйбарәт, иртә [[алынмалар]]га [[германизм]]нар һәм [[славянизм]]нар карый, XV гасырдан бирле венет һәм [[итальян теле]]ннән алынма сүзләр күп.<br/>
Фриул теленә диалектларга бүленү хас. [[Фриул диалектлары]] өч төп ареалга төркемләнәː [[карний]], [[көнбатыш фриул]] һәм [[үзәк-көнчыгыш фриул]]. Нигезендә итальян теленең орфографик нормалары булган язма XIV гасырдан үсә. Фриулларда әдәби [[койне]] формалашкан, [[Удине]] һәм [[Гориция]] шәһәрләрендә үзәкләр белән әдәби традиция бар.