Миргазиян Юныс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Миргазыян Закир улы Юнысов''' — күренекле прозаик һәм публиист. Миргазыян Юныс 1927 елның [...»
 
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Миргазыян Юныс
| рәсем = Миргазыян Юныс (карт).jpg
| рәсем_зурлыгы = 210px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Миргазыян Закир улы Юнысов
| һөнәр = язучы, сәяхәтче
| туу датасы = [[1927 ел]], [[25 май]]
| туу җире = [[Татарстан]], [[Баулы районы]], Исергәп авылы
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы =
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Миргазыян Закир улы Юнысов''' — күренекле прозаик һәм публиист.
 
Миргазыян Юныс [[1927 ел|1927 елның]] [[25 май|25 маенда]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Баулы районы]] Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. [[1944 ел]]да армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. [[1955 ел]]да хәрби хезмәттән азат ителгәч, [[МДУ|Мәскәү университетының]] филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта [[Кара диңгез]] пароходчылыгында эшли башлый, чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. [[1968 ел|1968]]-[[1977 еллардаел]]ларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли. [[1977 ел]]да яңадан диңгезгә әйләнеп кайта, сәүдә корабында йөзә. [[1987 ел]]да ул пенсиягә чыга.
 
М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул 60нчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган хикәя, очерклары һәм романтик рухлы “Занзибар зәңгәр болытлар арасында” исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. М.Юныс татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына тудыра. Авторның шуннан соң язылган – “Дөнья гизү” трилогиясе, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан җылы каршылана.
[[Рәсем:Миргазыян Юныс (яшь).jpg|thumb|160px|left|Миргазыян Юныс яшь чагында]]
 
М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын алып тора.
Язучы шулай ук агачны сырлап сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Аның “Казан” милли-мәдәният үзәгендә оештырылган агач сыннар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.
 
{{Rq|person|image}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]]