Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Шамил Хәйрулла улы Усманов''' ([[1898 ел|1898 елның]] [[26 декабрь|26 декабре]] — [[1937 ел|1937 елның]] [[3 декабрь|3 декабре]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое, [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
Ул [[1898 ел|1898 елның]] [[26 декабрь|26 декабрендә]] Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге [[Пенза өлкәсе|Пенза өлкәсенең]] Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. [[1906 ел]]да аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта [[Әстерхан]] шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, [[Оренбург]]тагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары [[1914 ел]]да һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гуревка туку фабрикасында слесарь булып эшли. [[1917 ел]]да ул партия сафына баса һәм партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел|1918 елның]] маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел|1919 елның]] [[22 гыйнвар|22 гыйнварында]] Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик поход вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби начальник итеп таныта. 1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә. [[1920 ел|1920]]—[[1925 ел|1925]] еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә. [[1925 ел|1925]]—[[1926 ел|1926]] елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, [[Ташкент]]ка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. [[1927 ел]]да Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, [[1930 ел]]дан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.