Вәлиулла Мортазин-Иманский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Вәлиулла Гайназар улы Мортазин''' — татар артисты. Ул хәзерге [[Оренбург өлкәсе|Оренбург өлкәс...»
(аермасы юк)

8 авг 2010, 16:29 юрамасы

Вәлиулла Гайназар улы Мортазинтатар артисты.

Ул хәзерге Оренбург өлкәсенең Октябрь районы Имангол авылында туа. Сәхнәдә тәүге адымнарын Оренбургта И.Кудашев-Ашказарский, Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә атлый. Соңыннан Габдулла Кариев белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, 1915 елда «Ширкәт»не төзегәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру өстендә актив эшли. Ул — шәхес культы корбаны.

Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми.

Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый.

Ул 1938 елда вафат.