Зәңгәр Нил: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6:
Озынлыгы 1783 км<ref name="VSVI">[http://www.vsvi-mv.de/fileadmin/Medienpool/Seminarunterlagen/Brueckenbauseminar2010Linstow/2010_Vortrag_VSVI_MV_Sudan_Endfassung.pdf Brücken über den Nil in Khartoum/Sudan] Dipl.-Ing. Gregor Gebert und Dr.-Ing. Andreas Reichelt, 2010, Seite 6, Auf: ''vsvi-mv.de'' (pdf; 14,2&nbsp;MB)</ref>
 
[[Эфиопия]] таулыгындагы Тана күлендә башлана. Күлдән чыккан су гидроэлектростанцияле буа белән тәртипкә салынган. [[Зәңгәр Нил]] елгасы тамагыннан 580 чакрымга югарырак өлешендә суднолар йөри ала.
 
Югары агымы [[Эфиопия]] таулыгы өлешендә ''Аббай'' исемен йөртә. 500 км дәвамында 900-1200 метр тирәнлектәге каньон аша ага. [[Хәбәшстан|Эфиопиядә]] изге елга дип исәпләнә, шунлыктан аңа икмәк һәм башка азык рәвешендә бүләк алып киләләр.
 
[[Судан]] территориясендә елга '''Бахр-әл-Азрак''' ([[Гарәп теле|гарәп.]] ''бахр'' — «диңгез» һәм ''азрак'' — «зәңгәр») исемен йөртә һәм биредә Росейрес шәһәре янында зур сусаклагыч төзелгән.
 
[[Хартум]] шәһәрендә Зәңгәр Нил Ак Нил белән кушылып [[Нил]] елгасын барлыкка китерә.
 
Яңгырлар чорында Зәңгәр Нилнең сулары Нилга агып төшкән гомуми су күләменең 60 %ын тәшкил итә, коры чорда елга нык саега. Түбәнге агымында ефәк басуларын сугару һәм су белән тәэмин итү өчен кулланыла. Яңгырлар чорында уртача су чыгымы 2350 м³/сек.