Сенегал (елга): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Создано переводом страницы «Сенегал (йылға)»
(аермасы юк)

27 май 2021, 07:32 юрамасы

Сенегал — Көнбатыш Африкадагы елга.

География

Бафинг һәм Бакой елгалары кушылган урында Мали территориясендә башлана[1]. Аннары Сенегал һәм Мавритания илләре арасында табигый чик барлыкка китерә.

Озынлыгы — якынча 1970 км. Елга бассейны мәйданы 419 575 км², Атлантик океанга еллык су чыгымы якынча 670 м³/с[2].

Төп кушылдыклары: Фалем, Каракоро һәм Горгол.

Елганың атамасы шушы елга буенда яшәгән берберларның сенега кабиләсе исеменнән барлыкка килә. Елга тамагына килүче тәүге европалы — португаль диңгезчесе Диниш Диаш булган. Ул монда 1444 елда килгән.

 
Елга бассейны

1972 елда Мали, Сенегал һәм Мавритания илләре Сенегал елгасын тергезү буенча оешмага (фр. Organisation pour la mise en valeur du fleuve Sénégal) нигез сала. Елга бассейны белән бергәләп идарә итү оешманың төп максаты була. 2005 елда Гвинея бу оешмага керә.

Елга бассейнында Джудж орнитология резерваты һәм Дельта-дю-Флёв-Сенегаль биосфера резерваты (Сенегал), Диавалинг милли паркы һәм Чат-Т-Бул тыюлыгы (Мавритания) урнашкан.

Искәрмәләр

  1. Калып:Карта/Бк
  2. По данным Большой советской энциклопедии

Әдәбият

  • Gregory C. Woodsworth, Irrigation Agriculture in the Senegal River Basin, Carleton University (Ottawa), 1987 (M.A.)
  • Claire Bernard, Les aménagements du bassin fleuve Sénégal pendant la colonisation française (1850-1960), ANRT, 1996

Сылтамалар