Оливера Деспина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Fxan (бәхәс | кертем)
Создано переводом страницы «Оливера Деспина»
(аермасы юк)

6 май 2021, 18:56 юрамасы

Оливер Деспина (серб. Оливера Лазаревић, 1373—1444) — серб хакиме (деспоты) Лазарь Хребеляновичның кызы, төрек солтаны Баязит I-нең хатыны.

Биографиясе

Серб хакиме (деспоты) Лазарь Хребеляновичның һәм княгиня Милица Сербскаяның кече кызы. Якынча 1373-1376 елларда туган, туу елы ачык билгеле түгел. Аның дүрт апасы һәм ике абыйсы булган. Ул вакытта кенәз балалары яхшы белем алган: этикет, уку, язу, математика, җырлау, латин һәм грек телләре, христиан теологиясе һәм фәлсәфә[1]. Деспина шәхси исем түгел, ул серб хакиме титулы — деспотның хатыны яки кызы икәнен аңлаткан[2].

1389 елда аның атасының гаскәре Косово яланындагы сугышта Госман империясе солтаны Морат I-нең армиясыннан ватылган. Күп кенә серб аксөякләре вәкилләре кебек Лазарь төрекләргә әсиргә эләккән һәм җәзаланган. Шушы ук сугышта Морат үзе һәлак булган, аның улы Баязит I яңа солтан булып киткән.

Солтан хатыны

Сербия дәүләте Госман империясенең вассалы булып китә һәм ясак түләргә һәм госман армиясына гаскәр бирергә тиеш булган. Ил белән хакимлек итүне Оливераның абыйсы Стефан Лазаревич кабул иткән. Оливераны солтан Баязит гаремына җибәргәннәр, монда ул госман хакименең хатыннарының берсе булып китә. Ул вакытта солтан гаремы госманнарның башкаласы Эдирнеда булган. Оливераның абыйлары Стефан һәм Вук үзләренең вассал хәлен таныр өчен шулай ук солтанга барганнар. Серб авторлары язуынча, Оливер тормышта христиан динен саклап ислам динен кабул итмәгән. Чыганаклар буенча, Оливера бик матур булган һәм солтанга зур йогынты ясаган, аннан абыйсы Стефан файдасына ташламалар бирүгә күнектергән[3]. Тарихчы һәм дин эшмәкәре Никола Гильен әйтүе буенча, Оливераның кияүгә чыгуы серб халкының һәм Сербия дәүләтенең яшәве өчен шул чакта иң рациональ карар булган[4].

1393 елда Оливераның әнисе княгиня Милица (монахиня Евгения статусында) изге Параскева Сербскаяның калдыкларын Валахиядән Белградка күчерүгә рөхсәт сорап солтанга барган. Тарихчы Владимир Чорович язуынча, Оливера булышлыгы аркасында Милицаны яхшы кабул иткәннәр[5]. Аннары солтанга Стефан килгән, аңа империягә хыянәт итүдә гаепләү хәвефе янаган. Элек Стефан актив сәясәт алып барган, Венгрия короле Сигизмунд белән союзга кергән. Тарихчылар фикеренчә, Стефанның солтан асыуынан котылуында һәм хәтта аның белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуда Оливера зур роль уйнаган. Башка серб дворянлыгы, беренчел чиратта Бранковичлар белән чагыштырганда, Баязит сараенда Лазаревларның гаиләсе югарырак урын биләгән.

Аксак Тимердә әсирдә

 
«Аксак Тимер белән Баязит I». Уртада Оливера Деспина сүрәтләнгән. Андреа Челести рәсеме, якынча 1700 ел.

1402 елда юлбашчы Аксак Тимер Ангора алышында госман армиясен тар-мар иткән, бу алышта солтан Баязит ягында Стефан башлыгында серблар да сугышкан. Оливера һәм аның ире Аксак Тимергә әсиргә эләккән. Якынча бер ел үткәч ир үлгәч Аксак Тимер аны азат иткән. Оливераның әсирдә булуы турында төрле версияләр бар. Версияләрнең берсенә ышансаң, Оливера һәм Баязит төрле кимчелекләргә дучар ителгәннәр: Баязитны читлеккә ябып калдык белән тукландырганнар, ә Оливераны шәрә көенчә Аксак Тимер һәм аның яраннары кунак кылганда хезмәт итәргә мәҗбүр иткәннәр. Баязит үзенең хатынының кимсетелүләренә түзми үзенең башын читлеккә ярган. Мондый тасвирламаны Византия елъязмачысы Лаоник ХалХалкокондил, ә аннары Мавро Орбини үзенең «Славяннар тарихында» китергән. Башка чыганаклар, аерым әйткәндә Островицанан Константин, төрек һәм монгол чыганаклары, Константин Философ, Джордже Бранкович, Йован Раич буенча Аксак Тимер үз әсирләренә хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән[5]. Әммә барлык чыганаклар буенча, Баязитның теге яки бу сәбәп белән әсирдә үлүе һәм Оливераны шунда ук иреккә чыгарылуы билгеле. Серб тарихчысы Стоян Новакович һәм башка тарихчылар фикеренчә, әсирлектә кәмсетүләр һәм Баязитның үз үзенә кул салуы турындагы риваять хәтта уйдырма булганда да солтанның хатынына зур эмоциональ бәйлелеге булуы турында сөйли[6]. 1403 елның язында Оливера Сербияга кайта.

Сербияда тормышы

Сербияга кайтканнан соң бераз вакыт Кладово янындагы Манастырица авылы монастыренда яши. Аннары Сербиянең яңа башкаласы Белградка күчә, монда Стефан сараенда яши һәм аның киңәшчесе була. Стефанда җәлеп ителгән Госман империясендә хакимлек өчен дәгъвәтчеләрнең көрәше чорында, Баязитның улларын белгәнгә күрә Оливера үзенең абыйсына бигерәктә кирәкле була. 1427 елда Стефан үлгәннән соң һәм Белград мадьярлар кулына күчкәннән соң Оливера туганы Георгий Бранкович белән Смедеревода яши. Якынча 1444 елда вафат булган, җирләнү урыны билгесез.

1409 елда Стефан тарафыннан язылган «Күңел сүзе» версияләрнең берсе буенча Оливерага багышланган (башка версиялар буенча — аның кәләшенә, яки энесе Вукка багышланган)[7].

Искәрмәләр