Мәхмүт Хөсәен: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Пипумбрик (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = Мәхмүт Хөсәен
| рәсем = Mahmut hosaen.gif
| рәсем_зурлыгы = 155px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов
| һөнәр = язучы, шагыйрь
| туу датасы = [[1923 ел]], [[15 апрель|15 апреле]]
| туу җире =
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы = 1993 ел
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Мәхмүт Хөсәен''' - күренекле татар язучысы.
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Мәхмүт Хөсәен Көнбатыш Казахстан өлкәсендәге Урда авылында туа. [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнаша. Анда [[офицер]] була. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) [[1923 ел]]ның [[15 апрель|15 апрелендә]] хәзерге Казакъстан ССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. [[1941 ел]]да Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли. [[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, М. Хөсәен үзе теләп армия сафларына баса. [[1942 ел]]да Әндиҗан шәһәрендә кыска сроклы артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, [[1943 ел]]ның январеннан алып [[1944 ел]]ның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясе командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. [[1945 ел]]да Ленинградта Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары [[1947 ел]]ның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт итә.
[[1945 ел]]да [[Ленинград]]та аның “Туган ил өчен” дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый. Башта – укытучы, аннары Татарстан китап [[нәшрият]]ында – редактор, соңрак редакция [[мөдир]]е булып эшли.
[[1947]]—[[1952]] елларда М. Хөсәен — Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында башта редактор ([[1952]]—[[1954]]), аннары матур әдәбият редакциясе мөдире ([[1954]]—[[1957]]) һәм өлкән редактор ([[1957]]—[[1975]]) булып эшли. [[1976 ел]]дан — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул — [[1942 ел]]дан КПСС члены иде.
М. Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла. Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында («Ватан сагында», «Кызыл Армия», «Суворовчы» һ. б.) урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы да («Туган ил өчен») бөек җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә.
Сугыштан соңгы елларда М. Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. М. Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка ([[1977]]) һәм «Әнием миләше» дигән китапка ([[1979]]) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» (Р. Яхин музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. ХәбибуЛлин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек Җырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота. Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул .берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була.
Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә).
М. Хөсәен — [[1973 ел]]дан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
М.Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде.
Мәхмүт Хөсәен [[1993 елдаел]]да вафат булды.
 
== Чыганаклар ==
М.Хөсәен – татар поэзиясенә сонет жанрын алып килүче һәм шул өлкәдә иң актив эшләүче шагыйрь булды. Әлеге [[сонет]]лар авторның “Җир мәрҗәннәре”, “Рәхмәт, әнкәй!”, “Ак дулкыннар”, “Ләйсән” һ.б. китапларына кертелгән. Шагыйрьнең ике йөзгә якын шигыре көйгә салынган.
* http://adiplar.narod.ru/hosaen.htm
 
[[Төркем:Татар язучылары]]
Ул балалар өчен дә күп шигырьләр язды. “Нәни дусларыма”, Дания һәм Сания”, “Чебиләр”, “Пипиләр”, “Чабаклар”, “Назар һәм казлар”, “Кызыл галстук” исемле җыентыкларында аның әнә шундый шигырьләре тупланган. М.Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде.
Мәхмүт Хөсәен 1993 елда вафат булды.
 
{{Rq|wikify|person|cat|stub}}