Исмәгыйль Мостафин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «мини|Исмәгыйль Мостафин Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы, сугыш һәм хезмәт...»
(аермасы юк)

14 апр 2021, 18:19 юрамасы

Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы, сугыш һәм хезмәт ветераны

Файл:Исмагил баб.jpg
Исмәгыйль Мостафин

Кыскача биографиясе

Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы Кече Түнтәр авылының иң зыялы, иң күркәм, иң укымышлы гаилә башлыгы була. 1895 елда туган, 1984 елда 89 яшендә гүр иясе булган. Өч сугышта катнашкан Исмәгыйль абзый. 1914-1917 елларда беренче бөтендөнья сугышында, 1918-1922 елларда гражданнар сугышында һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында. Сугышларда ике мәртәбә авыр яраланган, әмма исән кайткан. Кече Түнтәргә 1929 елда күченеп килгән була. Колхозда бригадир, кладовщик, ферма мөдире һәм башка җаваплы эшләр башкарган. Кул астында эшләгән кешеләргә карата бик тә шәфкатьле була. Хатыны Фатыйма Гатиятулла кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бөек Ватан сугышында бер гаиләдән өч ир-егет катнашкан. Икесе, өйләнмәгән килеш корбан булган

Бер гаиләдән өч улы (үзе белән дүртәү) Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Уллары Ильяс белән Йосып, хәтта өйләнмәгән килеш, сугышта һәлак булганнар. Әюп исән кайткан.

Әюп хатыны Асия (Зур Түнтәрдәге Исмәгыйлев Габделбәрнең бертуган апасы — фамилияләр очраклы рәвештә генә бертөрле) белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Әюп абый колхозда төрле эшләр башкара. Балалары: Сания, Фәния, Әлфинур — бухгалтерлар, Йосып — майор дәрәҗәсендәге хәрби офицер, Рәис — югары белемле зоотехник, Фәнил — троллейбус йөртүче, Дания — заводта эшче.

Исмәгыйль Мостафинның уллары

Исмәгыйль абзыйның дүртенче улы — Идрис. Ул 15 яшеннән колхозда бригадир булып эшли, аннары комбайнер, механизатор. Хатыны Әминә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ильяс һәм Илсур Казан авиация институты (КАИ)ның радиотехника факультетын тәмамлап, радиоинженер белгечлеге алдылар. Ильяс фән юлыннан китә һәм техник фәннәр докторы дигән югары фәнни дәрәҗә алуга ирешә. Диссертация монографиясе белән мин дә таныштым. Темасы хәзерге радио-телевизион техника һәм компьютер технологиясе проблемалары — DVD — цифрлы технологияләр турында. Ильяс Идрисович Исмәгыйлев хәзерге вакытта Казанда сәүдә коммерция институтында укыта, информатизация буенча кафедра белән җитәкчелек итә.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021