Галиәхмәт Шаһиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Гали (тулы исеме Галиәхмәт) Шаһиев сугыш һәм хезмәт ветераны. == Кыскача биография == Гали Шаһиев 1...»
(аермасы юк)

11 апр 2021, 16:43 юрамасы

Гали (тулы исеме Галиәхмәт) Шаһиев сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кыскача биография

Гали Шаһиев 1920 елда Түнтәр авылында игенче гаиләсендә туган. 1921 елда гаилә хәле буенча алар Көшкәтбаш авылына күченеп киткән. 1926 елда яшь гаилә яңа төзелгән Чулпан авылына (хәзерге Балтач районы биләмәсендәге) күчеп нигез корган Г.Шаһиев җиде класс белемне Көшкәтбаш авылында алган. Аннары "Чулпан" колхозында авыл хуҗалыгы эшендә (сукачы, тракторчы) эшләвен дәвам иткән.

Армия хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында катнашу

1940 елда Кызыл Армиягә чакырылган. Анда кече командирлар хәзерли торган «Забайкальск-57» дип аталган танк полкында укыган. Аны тәмамлагач, 1941 елда аларны, ул вакыттагы Монголиянең башкаласы булган Баян-Түмингә күчерәләр. 1941нең 25 маенда танкларны тимер юл платформаларына төяп, көнбатышка – җәйге лагерьга алып барабыз дип, поезд белән алып китәләр. 28 тәүлек баралар. Эшелонны Көнбатыш Украинаның Шепетовка исемле зур булмаган шәһәренә китереп туктаталар. Бу вакытта сугыш башланган була. Танкларны платформалардан төшереп тә өлгермиләр, нимес самолетлары эшелонның астын-өскә китереп, бомбага тота. Танклар яна. Винтовкалы танкистлар Киевка кадәр чигенәләр.

Г.Шаһиев истәлегеннән өзекләр

"Якында гына нимесләр. Ара күп дигәндә 150 метр тирәсе булыр. Көндез окопта су эчендә качып торабыз. Суны түгеп бетереп булмый. Кич белән исә, үлгән иптәшләребезнең плащларын салдырып, 4-5 мәетне йөзтүбән каплап салабыз да, алар өстеннән салдырылган плащларны җәеп, шул иптәшләребезнең мәетләре өстендә ятып йоклыйбыз. Окопта шундый төн кунулар күп булды. Нимесләр дүрт-биш тапкыр атака ясап карадылар, безнең оборонаны үтә алмадылар. Шулай да, бер атака вакытында без аларның тулы бер взвод солдатын юк иттек. Аннан соң, нимесләр әллә кайлардан әйләнеп, безне чолганышта калдырдылар. ..

"15-20 хуҗалык өчен уртак бер мунча бар. Шуның эчендә 50 чиләкле зур казан тора. Марҗа хатыннары мине шул казан эченә утыртып, казан такталарын каплап, мунчаны тышкы яктан бикләп алалар. Салкын тәрәзәдә бармак калынлыгы боз. Хатыннардан берәрсе, чиратлап чиләк төбенә ризык салып, мунчага барган булып, миңа ашарга китерә. Ә урамнарда нимес полицайлары йөри. Шушы авылда «яшәгәндә» безнекеләр һөҗүмгә күчеп, бу авылны азат иттеләр. 1942 елның башында мин Горький шәһәрендәге «16нчы учебный полк»ка килеп эләктем. .."

Танкист буларак фронт юлын дәвам итү

Аларга монда Американың 35 тонналы «L-3» дигән танкын идарә итәргә өйрәтәләр. Аннары Американың 15 тонналы «L-2» танкын, Англиянең өч төрле маркадагы танкларын идарә итү алымнары белән таныштырдылар: 10 тонналы «Мателла», 25 тонналы «Валентина» һәм өченчесе 80 тонналы «Черчиль». Бирегә, Горький шәһәренә, Калинин фронтыннан 19нчы механикалаштырылган танк корпусы формированиегә кайткан була. Гали Шаһиевны 35 тонналы Америка танкына йөртүче итеп билгелмләр.

Ул Җиңү көнен Румыния белән Болгария чигендә Дунай ярында каршылый.

Дәүләт бүләкләре

«Сугышчан батырлык өчен» медален һәм «Кызыл Йолдыз» ордены. Будапештны азат иткән өчен, Венаны азат иткән өчен, Германияне җиңгән өчен медалҗләре. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (юбилей) һәм күпсанда юбилей медальләре.

Сугыш беткәч, Шаһиев Румыниядә Сидельников фамилияле лейтенант белән 34 солдатны шоферлыкка укыта.

Сугыштан соңгы тормыш

Колхозда хисапчы, район үзәгендә шофер һәм Чепья урта мәктәбендә балагана машина-трактор һөнәре бирү буенча 25 ел дәвамында балаларга белем бирә.