Хәдичә Сөнгатьзадә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
Башлангыч белемне әнисеннән ала. Соңыннан үзлегеннән укып, 15 яшеннән 50 яшенә кадәр туган авылының икенче мәхәлләсендә мөгаллимә булып эшли, зур хөрмәт казана. Ул күп [[гәҗит]] һәм журналлар яздырып ала, бай китапханәгә ия була.
Х.Сөнгатьзадәнең әдәби иҗат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы мәгълүм түгел. [[XX гасыр]] башы көндәлек татар матбугатында да бу имза белән басылган шигырьләр күренми. Аны шагыйрә итеп таныткан илледән артык шигыре «Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм» ([[1913]]) һәм «Таң җиле» ([[1914]]) исемле китапларында басылып чыккан.
 
[[Файл:Tang-jile.jpg|мини|альт=Таң йиле. Шигырьләр мәҗмугасыннан 20 нче китап. Мөәллифәсе: Зур Калмаерда мөгаллимә Сөнгатзадә Хәдичә (зәүҗәт әл-хаҗи Гариф Шаммасов). Наширләре: бөрадәран Кәримовлар, Казан: Матбагаи Кәримия, 1914. 32 б.|Таң йиле. Шигырьләр мәҗмугасыннан 20 нче китап. Мөәллифәсе: Зур Калмаерда мөгаллимә Сөнгатзадә Хәдичә (зәүҗәт әл-хаҗи Гариф Шаммасов). Наширләре: бөрадәран Кәримовлар, Казан: Матбагаи Кәримия, 1914. 32 б.]]
 
Х.Сөнгатьзадә әсәрләре борчулы кичерешләр белән сугарылган. Ул тирә-яктагы тормыш күренешләренә ризасызлык белдерә. Татар милләтенең шул чордагы язмышы мәсьәләсенә бигрәк тә еш мөрәҗәгать итеп, шагыйрә көнчелек, наданлык, гаугачыллык кебек күренешләргә каршы чыга, милләтнең абруен күтәрү, якты киләчәккә бару юлында гыйлемнең, яхшы әхлакның әһәмиятен әйтә.