Үзбәк Закиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Закиров Үзбәк Садыйк улы'''—партия һәм совет эшлеклесе. == Яшүсмер чоры == 1925 елда Комаров Завод...»
(аермасы юк)

5 апр 2021, 18:40 юрамасы

Закиров Үзбәк Садыйк улы—партия һәм совет эшлеклесе.

Яшүсмер чоры

1925 елда Комаров Завод (Комзавод)  авылында туган. Җидееллык белем алганнан соң Кызыл юл районы МТСы каршындагы тракторчылар курсын тәмамлый һәм 1943 елның башында тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Шушы елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. Ул Приморье хәрби округында хезмәт итә, Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре составында япон империалистларын тар-мар итүдә катнаша.

Укытучы хезмәте

Армия сафларыннан 1946 елда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайтып Апаз җидееллык мәктәбендә балалар укыта башлый. 1947 елның җәендә аны ВЛКСМның Кызыл юл район комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. 1950 елда читтән торып укып Казан педагогия училищесын тәмамлый.

Җитәкчелек эше

1951 елда Ү.Закиров партия эшенә алына—ул ВКП(б)ның Кызыл юл район комитетының бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1953-1956 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач Мамадыш районына КПССның район комитетының зона секретаре итеп җибәрәләр. 1957 елда партиянең Мамадыш район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1960-1961 елларда— хезмәт ияләре депутатларының Мамадыш район Советы башкарма комитеты рәисе.

1961 елда Ү.Закиров КПССның Әгерҗе район комитетының беренче секретаре итеп сайлана.1963 елның башыннан 1965 елның  гыйнварына кадәр—Саба районы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе парткомы секретаре.

Җаваплы хезмәте белән беррәттән Ү.Закиров үзенең белемен күтәрү өстендә дә армый-талмый эшли—1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, шул ук елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1965 елның гыйнварында Саба районы коммунистлары Ү.С.Закировны КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Шушы югары постта ул 1983 елга кадәр эшләде.

Җәмәгать эшләре һәм дәүләт бүләкләре

Ү.С.Закиров КПССның 24-съезды делегаты, берничә чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды. Озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте югары бәяләнде—ул Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнде.

Вафаты

1974 елның 15 июлендә вафат булды.

Чыганаклар:

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006