Равил Фәйзуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
}}
<small>{{мәгънәләр|Фәйзуллин}}</small>
 
'''Равил Фәйзуллин''' — күренекле татар шагыйре
== Биографиясе ==
 
Ул [[1943 ел]]ның [[4 август]]<ref>наши писатели. әдипләребез. Биобиблиографический справочник. т.2., стр.491</ref> [[Балык Бистәсе районы]]ның [[Балтач (Юлсубино)]] авылында туган. [[Котлы Бөкәш]]тә урта мәктәпне, [[1965 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда [[Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге]] җаваплы секретаре була. [[1989 ел]]дан —“[[Казан утлары]]” журналының баш мөхәррире. [[1996 ел]]дан [[ПЕН-клуб|Татар ПЕН-үзәге]] әгъзасы.
== Иҗаты ==
 
Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары [[рус теле]]ндә басылып чыкты.
 
Р. Фәйзуллин поэзиясе алтмышынчы елларда, фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган.Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.
 
Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага ?Ур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.
 
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу инәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р. Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Хисләре тагы да тирәнрәк һәм каталырак, фикерләре тагы да саллырак, колачлырак төс ала.
 
Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм, аеруча, балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешеге челәр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты мон исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле" бе өлешен тәшкил итәләр.
 
1984 елда шагыйрьнең әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләре һәм төрле республикаларга, чит илләргә сәяхәте турындагы юл язмалары тупланган «Җырларда — ил гаме» исемле яңа китабы басылып чыкты.
 
Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
 
Р. Фәйзуллинның аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, чуваш, литва, эстон, грузин һ.б. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук немец, поляк, француз, гарәп кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрде.
 
Р. Фәйзуллин берничә мәртәбә өлкә һәм шәһәр партия-комсомол оешмаларының җитәкче органнарына сайланды, ике мәртәбә шәһәр советы депутаты булды. Ул—1968 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1975—1980 елларда исә РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып торды. 1985 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Р. Фәйзуллин — 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.