Цирк: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Кулланучы:Рәмилә Руслановна булдырган игезәк Цирк (бина, тамаша) мәкаләсе эчтәлеге күчерелде
Төзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 4:
'''Цирк ''' ({{lang-la|circus}} — [[түгәрәк]]; [[тамашачы]]лар гадәттә түгәрәк [[сәхнә]]нең тышында утыралар) — [[күңел ачу]] [[манзара]] [[күренеш]]е, [[тамаш]]а [[сәнгать|сәнгате]] [[төр]]е.
Бу тамашаларны кую өчен кулланылган махсус [[бина]]га да '''цирк''' диләр. Халыкара Цирк көне апрельнең өченче шимбәсендә билгеләп үткәрелә.
 
 
«Цирк» сүзе борынгы Римда ук билгеле булган, ләкин ул хәзерге циркка охшамаган. Овал, түбәсез бина заманча ипподром кебек булган. Аның иң зурысы–Зур цирк (''Circus'' ''Maximus'')–башкалада урнашкан. Барлыгы Римда 5 цирк мәйданы булган. Тарихта билгеле булган беренче стационар цирк безнең эрага кадәр 7 елда Римда эшли башлаган. Цирк бинасы ничә кеше сыйдыра алганы төгәл билгеле түгел, әмма бу сан 150 меңнән артык дип санала. Элек анда ат чабышлары, спортчылар ярышлары, гладиатор сугышлары үткән. Циркта ярышлар бәйрәм көннәрендә булган.
 
Шул ук вакытта борынгы Римда жонглерлардан, акробатлардан һәм эквилибристлардан торган сукбай цирк труппалары да булган. Алар базарларда һәм мәйданнарда үз тамашаларын тәкъдим иткәннәр һәм беркайчан да чын циркларда чыгыш ясамаганнар. Ул вакытта цирк сәнгате ике төргә бүленгән: халык өчен һәм аксөякләр өчен. Халык өчен эквилибристлар, клоуннар һәм гимнастлар үзләренең осталыкларын күрсәткәннәр. Ә аксөякләр өчен өйрәтелгән атлар чыгышлары, сугыш күренешләре белән чын тамаша булган.
 
1768 нче елда Филип Астлей, Ватерлоо тирәсендәге басуны сатып алып, түгәрәк мәйдан төзегән һәм анда атлар белән тамашалар күрсәтә башлаган. Аннары ул программага өйрәтелгән хайваннар, жонглерлар һәм музыкантлар чыгышларын өстәгән. Берничә ел эчендә Астлей тамашасы Ауропада танылган, аны Франциядә һәм башка илләрдә чыгыш ясарга чакырганнар. Нәкъ менә Астлейны "заманча циркның атасы" дип атыйлар.
 
Беренче Америка циркы Филадельфиядә 1793 елда ачылган. Тамашаны популярлаштырырга күчмә цирклар - шапито ярдәм иткән. Күчмә цирк артистларының тормышы җиңел булмаган.
 
Русиядә беренче цирк тамашаларын ярминкәләрдә һәм халык күңел ачкан җирләрдә күреп булган. Скоморохлар халыкка өйрәтелгән этләрне һәм аюларны күрсәткәннәр. Тамаша үткәрү өчен беренче стационар биналар Россиядә 19 нчы гасырда: Петербургта - 1827 елда, ә Мәскәүдә 1847 елда төзелгәннәр. Алар агачтан салынганнар һәм озак тормаганнар. Ә менә циркның беренче таш бинасы Төсле бульварда төзелгән. Аның ачылышына клоуннар, гимнастлар һ.б. чакырганнар. Программаның шактый өлешен ат белән чыгышлар алып торган. 1927 елда Мәскәүдә беренче Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесы ачылган, анда совет циркының күп кенә йолдызлары укыган.
 
== Үзенчәлекләре ==
Строка 21 ⟶ 32 :
{{искәрмәләр}}
 
== Чыганаклар [https://vk.com/away.php?utf=1&to=https%3A%2F%2Fdiletant.media%2Farticles%2F26036574%2F] ==
 
== Тышкы сылтамалар ==