Әзербайҗаннар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
V.N.Ali (бәхәс | кертем)
- БСЭ не авторитетный источник, тем более нет уверенности в оригинальности информации с этого сайта
Тамга: кире кагылган
V.N.Ali (бәхәс | кертем)
азербайджанец (не тат) не назовёт "әзериләр", см. статьи азербайджанского раздела Википедии... (основную например: az:Azərbaycanlılar); "әзериләр" — политика этноцида в отношении кавказских тюрок
Тамга: яңа юнәлтү кулдан кире кайтару кире кагылган
Юл номеры - 1:
|үз аталышы =#REDIRECT [[Азәрбайҗанлылар]]
<small>{{мәгънәләр|Кавказ татарлары|Татарлар (мәгънәләр)}}</small>
 
{{Халык
|халык = Әзәриләр
|Рәсем = [[İmage:USSR stamp I.Nasimi 1973 4k.jpg|100px]] [[İmage:Fuzûlî.jpg|80px]] [[İmage:Hismael Sophi.jpg|105px]] [[Рәсем:Mehdi Bazargan.jpg|110px]] [[İmage:Khan Nakhichevanski.jpg|85px]] [[İmage:Emin bey.jpg|90px]] [[İmage:Leyla Mammadbeyova.JPG|100px]] [[İmage:Vugar Gashimov.jpg|100px]] [[İmage:Sattar khan.jpg|87px]]
|коммент
|үз аталышы = Азәрбайҗанлылар
|гомуми сан = 24 млн нан артык<ref name=autogenerated3>[http://www.megabook.ru/Article.asp?AID=608660 Әзәриләр]</ref>
|яшәү җире = [[Азәрбайҗан]]:&nbsp;8,73 млн.<ref name="Azerbaijan in figures 2006">[http://www.azstat.org/statinfo/demoqraphic/en/007.shtml#s7 «Population by ethnic groups»], ''The State Statistical Committee of Azerbaijan Republic'' (retrieved 19 June 2006).</ref><ref name="CIA Factbook Azerbaijan">[https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/aj.html#People «Azerbaijan: ɹPeople»], ''CIA Factbook''. Azeri ethnic percentage of 90.6 % used to calculate population derived from Azeri census (retrieved 7 June 2006).</ref>
[[Иран]]:&nbsp; 16 млн. нан артык<ref>[http://www.ethnologue.com/show_language.asp?code=azb Ethnologue report for language code:azb]</ref><ref>[http://www.unpo.org/content/view/7884/144/ UNPO - Southern Azerbaijan<!-- Название сгенерировано ботом -->]</ref><ref>[http://www.jamestown.org/single/?no_cache=1&tx_ttnews%5Btt_news%5D=27947 Islamic Fundamentalism In Azerbaijan: Myth Or Reality? - The Jamestown Foundation]</ref>
[[АКШ]]:&nbsp;100 мең{{АЧ юк|18|05|2009}}
[[Русия]]:&nbsp;622 мең<ref name="Russian Census">[http://www.perepis2002.ru/content.html?id=11&docid=10715289081463 «Azerbaijanis in Russia»], ''2002 Russian Census'' (retrieved 7 June 2006)</ref>
[[Гөрҗистан]]:&nbsp;284 мең<ref>[http://www.statistics.ge/main.php?pform=14&plang=1 ''State Statistics Department of Georgia: 2002 census''] (retrieved 16 July 2006)</ref>
[[Төркия]]:&nbsp;800 мең<ref name="Encyclopedia Orient">[http://i-cias.com/e.o/turkey_4.htm «Turkey: Religions & Peoples»], ''Encyclopedia of the Orient'' (retrieved 7 June 2006)</ref>
[[Алмания]]:&nbsp;120-140 мең<ref>[http://botschaft-aserbaidschan.de/diaspora.htm Өзетбайҗанның Алманиядә илчелеге] {{ref-de}}</ref>
|үлеп беткән =
|арх =
|тел = [[Азәрбайҗан теле]]
|раса =
|дин = күбесе [[мөселман]]-[[шигый]]лар
|тамырдаш =
|бүтән халыкка керүе =
|кертә =
|чыгуы =
}}
'''Азәрбайҗанлылар''' ({{lang-az|azərbaycanlılar, azərbaycan/azəri türkləri}}) — [[Азәрбайҗан]] халкының төп һәм [[Төньяк Иран]] халкының шактый өлешен алып торган, төрки телле [[халык]]. Гомуми саннары — 24 миллионнан артык кеше. Антропологик яктан әзериләрнең күп өлеше [[европеоид раса]]сының [[каспий расасы|каспий тибына]] карый.
 
== Таралыш ==
[[Рәсем:Iran Azeripeoples.jpg|thumb|left|300px|Иранның этнографик харитасы. Азәрбайҗаннар [[шәмәхә төс]] белән күрсәтелгән]]
[[Азәрбайҗан]]да 8 миллионнан артык әзери яши. Алар ил халкының 91 % тәшкил итәләр. Әзербайҗаннан башка әзериләр [[Иран]]да да яшиләр. Андагы [[Көнбатыш Азәрбайҗан]], [[Көнчыгыш Азәрбайҗан]], [[Ардебиль (остан)|Ардебиль]], [[Зенҗан (остан)|Зенҗан]], шулай ук [[Көрдстан (остан)|Көрдстан]] һәм [[Һәмәдан (остан)|Һәмәдан]] вилаятьләренең көнчыгыш районнарында, [[Казвин (остан)|Казвин]] вилаятенең төньяк районында күпчелекне тәшкил итәләр. [[Тәһран]], [[Кереҗ]], [[Мешхед]] шәһәрләрендә зур мәһәлләләре бар.
 
Русиядә әзериләр тарихи Көньяк Дагстанда яшиләр. [[2002 ел]]гы халык исәбе буенча, анда әзериләрнең саны — 111 656 кеше<ref>[http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=31 Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России.]</ref>. Хәзерге вакытта күбесе [[Дербент районы]]нда (55,7 %) һәм шулай ук Табасаран (18 %), Рутул (4 %) һәм Кизляр (3 %) районнарында яшиләр.<ref>[http://www.idksn.ru/book5.php «Гордость Отчизны» — Национальный состав Республики Дагестан]</ref> Совет һәм постсовет заманыннарындагы эчке миграцияләр, әзериләр әзме-күпме Русиянең күп регионнарында бар.
 
[[Гөрҗистан]]дә әзериләр, [[Тбилиси]]дан тыш, көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк районнарда яшиләр: [[Марнеули]], [[Болниси]], [[Дманиси]], [[Гардабани]] (әлеге 4 регионда алар абсолют чагыштырма күплекне тәшкил итәләр), [[Сагареджо]], [[Каспи]], [[Мцхета]], [[Цалка]], [[Лагодехи]], [[Карели]], [[Тетри-Цкаро]], [[Гори]] и [[Телави]]. Әзеериләрнең бер өлеше [[Рустави]] һәм [[Дедоплис-Цкаро]] шәһәрләрендә яши.
[[Карабах конфликты|Әрмән-Азәрбайҗан конфликтына]] ([[1988]]) кадәр әзери торак пунктлары [[Әрмәнстан]]ның күп төбәкләрендә була. [[Ереван]]да алар [[Октябрь инкыйлабы]]на кадәр иң зур этник төркем булалар.<ref>{{ru icon}} [http://web.archive.org/web/20060225210100/http://www.cultinfo.ru/fulltext/1/001/007/119/119478.htm Энциклопедия Брокгауза и Ефрона: Эривань]</ref>
Төркиядә әзериләр Әрмәнстан белән чиктәш районнарда ([[Карс (ил)|Карс]] һәм [[Ыгдыр (ил)|Игдыр]] вилаятьләре һәм [[Эрзурум (ил)|Эрзурум]] вилаятенең Шенкай төбәге) яшиләр. Постсовет чорында туган илләреннән мөҗаһирлеккә китәргә мәҗбүр булган әзербайҗаннар [[Төркия]] шәһәрләрендә төпләнеп калалар.
 
[[Төрекмәнстан]]да әзериләр күпләп [[Төрекмәнбашы]] һәм [[Ашхабад]] шәһәрләрендә яшиләр<ref>Р. Назаров. [http://www.centrasia.ru/newsA.php?st=1201781640 Национальные диаспоры в Туркменистане]</ref>.
 
Шулай ук әзериләр [[Аурупа]]да, [[АКШ]], [[Канада]], [[Украина]], [[Үзбәкстан]], [[Казакъстан]]да һәм элекеге [[СССР|ССРБ]] күп төбәкләрендә.
 
== Тел ==
Телләре – [[азәрбайҗан теле]], [[төрки телләр]]нең көньяк-көнбатыш (угыз) тармагына карый һәм [[фарсы теле|фарсы]]-[[гарәп теле|гарәп]] телләренең зур йогынтысын кичергән. Азәрбайҗан телендә илнең 95 % халкы сөйләшә. Диалект төркемнәре: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньяк. Әзериләр арасында шулай ук [[рус теле|рус]], (Азәрҗайҗан, Русия, Гөрҗистандә), [[фарсы теле|фарсы]] (Иранда) һәм [[төрек теле|төрек]] телләре таралган. [[XX йөз]] дәвамында әзериләр язуы өч мәртәбә үзгәртелә — башта [[латин әлифбасы|латин]], аннары — [[кириллица|кириллик]] имлялар ([[1958 ел]]да бу [[әлифба]] кириллицага нигезләнгән, ләкин әзери теленә күбрәк яраклаштырылган язу белән алмаштырыла). [[1991]] елда Азәрбайҗанда латин графикасына кайталар.
 
== Дин ==
Әзериләрнең төп массасы, иран һәм кавказ әзериләренең күп өлешендә таралган, шигый ислам (Җәгъфәр мәзхәбе) вәкилләре булып торалар.
 
Сөнниләр (хәнәфиләр) Азәрбайҗанның төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм кайбер үзәк районнарында күпчелекне тәшкил итәләр. Гөрҗистан һәм Төркиянең азәрбайҗаннарында сөнниләр дә шигыйлар да бар. Зур булмаган санда [[баһаи]], [[христианлык|нәсариләр]] һәм [[зороастризм|зороастрийлар]] бар.
 
== Көнкүреш ==
[[Рәсем:Farsh tabriz.JPG|thumb|right|[[Тәбриз]] әзериләре теккән типик келәм]]
Шәһәр халкының гадәти шөгыле — [[келәм тегүчелек]], алтын һәм ювелир эшләнмәләр ясау, таш һәм агачны эшкәртү,<ref>[http://www.lakia.net/lak/resurce/narod.htm НАРОДЫ ДАГЕСТАНА]</ref> XIX гасырдан соң — сәнәгать; авылныкы — [[җир эшкәртүчелек]], [[мамыкчылык]], [[бакчачылык]], [[йөземчелек]], [[ефәкчелек]], [[техник культуралар]] үстерү, көтүле [[сарыкчылык]], эре мөгезле терлек үстерү. Мөһим ярмалы культуралар — [[бодай]], [[арпа]], [[дөге]], шулай ук [[тары]], [[арыш]], [[мәккәй]], [[солы]]. ХХ йөз башына кадәр әзериләрнең бер өлеше ярымкүчмә тормыш алып бара<ref>[http://gatchina3000.ru/brockhaus-and-efron-encyclopedic-dictionary/046/46486.htm Энциклопедия Брокгауза и Ефрона]</ref><ref>http://news.bbc.co.uk/hi/russian/in_depth/newsid_4670000/4670649.stm Том Де Ваал:Черный Сад.</ref>.
 
Хәзерге вакытта әзериләрнең зур өлеше шәһәрләрдә яши. Гореф-гадәти авыл тораклары таралган планировкага ия, тауларда террассасыман, еш төзелгән яссы түбәле таш өйләр белән. Таулы һәм тигезлекле районнарда агач һәм чирпәле текә түбәле өйләр таралган. Төп төзү материаллары — таш һәм яндырылган кирпеч.
 
== Этноним ==
Электән Кавказ артының һәм Иран Азәрбайҗанының төрки халыклары үзләрен мөселманнар яки төрекләр дип атап йөрткәннәр. [[Көньяк Кавказ]]ны [[Русия империясе]] басып алганнан соң, руслар, аларны башка төркиләрдән аерып йөртү өчен, биредәге әзери халкын кавказ арты яки азәрбайҗан татарлары дип атап йөртә башлыйлар<ref>[http://www.demoscope.ru/weekly/2005/0187/perep04.php Демоскоп Weekly. «Алфавитный список народов, обитающих в Российской Империи»]</ref>.
 
Азәрбайҗаннар этнонимы төрле төрләрдә [[XIX йөз]]нең академик әдәбиятында кулланылган. Брокгауз һәм Ефрон энциклопедиясендә әзериләрне әдербайҗаннар<ref>[http://gatchina3000.ru/brockhaus-and-efron-encyclopedic-dictionary/103/103729.htm Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрки.]</ref> дип аталган. Бу энциклопедиянең «Төрки-татарлар» мәкаләсендә кайбер галимнәр (аерым алганда, [[Ядринцев, Николай Михайлович|Ядринцев]], [[Харузин, Алексей Николаевич|Харузин]], Шантр) әзериләрне әдербайҗаннар дип атарга тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта бу атама кулланышка керми<ref>[http://gatchina3000.ru/brockhaus-and-efron-encyclopedic-dictionary/103/103731.htm Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрко-татары]</ref>. Француз этнографы [[Деникер, Жозеф|Жозеф Деникер]], [[1900 ел]]да басылып чыккан хезмәтендә, әзериләрне, «адербайҗаннар, Фарсыстанның һәм Кавказның төркителле иранлылары» дип атый<ref>Joseph Deniker. The races of man: an outline of anthropology and ethnography. W. Scott, ltd., 1900, стр. 376</ref>. Әзериләр мохитендә «азәрбайҗанлылар» термины [[1891 ел]]да, «Кешкүл» гәзитендә тәкъдим ителә<ref>[http://www.sakharov-museum.ru/publications/azrus/az_002.htm Тадеуш Свентоховский. Русское правление, модернизаторские элиты и становление национальной идентичности в Азербайджане]</ref>, ләкин бу этноним ССРБ заманында гына, [[1930 ел]]да кулланыла башлый. [[1926 ел]]гы халык исәбендә аларны төрекләр дип атаган булалар әле<ref>[http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr_nac_26.php Всесоюзная перепись населения 1926 года]</ref>, ә инде киләсе, [[1939 ел]]гы исәптә аларны «әзериләр» буларак язалар<ref>[http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_39.php Всесоюзная перепись населения 1939 года.]</ref>.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Төрки халыклар}}
{{Яхшы мәкалә}}
 
[[Төркем:Әзериләр| ]]
[[Төркем:Төрки халыклар]]
[[Төркем:Азәрбайҗан халыклары]]
[[Төркем:Иран халыклары]]