Атилла Расих: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Атилла Кадыйр улы РасулевРәсүлев
| һөнәр = язучы
| туу датасы = [[161916 сентябрьел|1916 елның]], [[191516 елсентябрь|16 сентябре]]
| туу җире = [[Истанбул]], [[Төркия]]
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы = [[1996 ел|1996 елның]] [[9 май|9 мае]]
| үлем җире = [[Казан]]
| әти =
| әни =
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Атилла Расих''', -тулы исеме '''Атилла Кадыйр уды Рәсүлев''' — күренекле [[татарлар|татар]] язучысы[[язучы]]сы, [[Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе]] лауреаты ([[1981 ел|1981]]).
 
Ул [[1916 ел|1916 елның]] [[16 сентябрь|16 сентябрендә]] [[Төркия|Төркиянең]] [[Истанбул]] шәһәрендә дөньяга килә. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, [[Төркия]]дә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — [[Троицк]] шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — [[1918 ел|1918 елның]] мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәт тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) [[1916 ел]] белән теркәлә.
{{Rq|stub}}
 
Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе [[1928 ел]]да Троицкины ташлап [[Казан]]га күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул [[1933 ел|1933 елның]] көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук [[Казаң]]да әле күптән түгел генә ачылган авиация институтына укырга керергә гариза бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм [[СССР]] Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, [[Мәскәү]]гә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.
[[Төркем:Татар язучылары]]
 
[[Казан]]га кайткач, Атилла Расих, күбесенчә хәрби завод инженерлары әзерли торган авиация институтында һөнәри белем алуның киләчәк тормышында көтелмәгән уңайсызлыклар тудыру ихтималын уйлап булса кирәк, идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — [[Казан дәүләт ветеринария институты]]на укырга керә. Ул анда [[1934 ел|1934]]-[[1938 ел|1938]] елларда укый. Институтны тәмамлагач, берникадәр вакыт Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. [[1940 ел|1940 елның]] гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда [[Алмания]] белән сугыш башланып, [[1941 ел|1941 елның]] көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәү яныннан алып Эльба ярларына кадәр сугышчан юл уза.
 
[[1945 ел|1945 елның]] ахырында армиядән исән-имин кайткач, Атилла Расих [[Татарстан|Татарстанның]] Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, [[1947 ел|1947]]-[[1950 ел|1950]] елларда Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый һәм, [[1950 ел]]да кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, [[1976 ел]]га кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.
 
Атилла Расих мәктәптә укыганда ук шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда көчен сынап карый. [[1930 ел]]да [[Мәскәү|Мәскәүдә]] [[Муса Җәлил]] мөхәррирлегендә чыккан «Октябрь баласы» журналында «Атилла Расих» имзасы белән (кендек әбисе Расиха исеменнән ясалган тәхәллүс) аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби җәһәттән әле бик йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь каләм тибрәтүчене канатландырып җибәрә. Ул Вахитов исемендәге сабын заводының күптиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри һәм бу түгәрәккә шефлык итүче танылган әдипләрдән ([[Хәсән Туфан]], [[Абдулла Алиш]], [[Ибраһим Гази]], [[Мирсәй Әмир]] һ.б.) киңәшләр ала, иҗат эше серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә [[1934 ел|1934]]-[[1940 ел|1940]] еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналларында яшь әдипнең сәнгати яктан шактый шома язылган бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ.б.) дөнья күрә.
 
[[1946 ел]]дан ул [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
Сугыш чорында Атилла Расих фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, совет кешеләренең рухи ныклыгын тасвирлаган сугыш хикәяләрен иҗат итә («Ютазы егете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ.б.). Әдипнең күләмле беренче әсәре булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесте да (1945) фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый.
 
Атилла Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, яшәешнең хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләрен күтәрергә һәм чагылдырырга омтылуы белән характерлы.
 
Язучының күләмле әсәрләреннән институт, фән хезмәткәрләре турындагы «Ике буйдак» ([[1963 ел|1963]]), «Сынау» ([[1978 ел|1978]]) романнары, Беренче татар укчылар полкының Гражданнар сугышы елларындагы сугышчан юлы вакыйгаларына бәйләп тарихи дөреслек, объективлык проблемаларын күтәргән «Каһарманнар юлы» романы ([[1969 ел|1969]]), беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевның тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Ямашев» тарихи трилогиясе ([[1967 ел|1967]]-[[1981 ел|1981]]) басылып чыгалар һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алалар. Бу әсәрләр әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә аның моңарчы татар прозасында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль катлауларны, кеше образларын сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр.
 
Бу елларда әдип хикәя һәм фәнни фантастика жанрларында да уңышлы эшләвен дәвам иттерә. «Бәхет орлыклары»ннан соң язылган «Сәхи бабай маҗаралары» ([[1956 ел|1956]]), «Хәвефле сынау» ([[1981 ел|1958]]), «Урланган хәзинә» ([[1960 ел|1960]]) исемле повестьлар татар әдәбиятының детектив һәм фәнни-фантастик жанры хәзинәсенә үзенчәлекле бер өлеш булып кертелергә хаклы.
 
Сиксәненче елларның урталарыннан башлап Атилла Расих үзенең нәсел шәҗәрәсенә, балачагына бәйле мәгълүматларны, драматик утызынчы һәм дәһшәтле сугыш елларына туры килгән гомеренең хәтердә сеңеп калган хатирәләрен, катлаулы күңел кичерешләрен теркәп калдыру нияте белән өч китаптан торган «Елларны кичерсәм» исемле истәлек-трилогиясен язарга керешә. «Ишан оныгы» һәм «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» исемнәре белән аталган беренче ике китап [[1991 ел|1991]] һәм [[1993 ел|1993]] елларда, беркадәр кыскартылып, «Казан утлары» журналында басыла, ә «Тыныч еллар күләгәсендә» исемле тәмамланмаган өченче китабыннан өзекләр шул ук журнал битләрендә әдипнең инде вафатыннан соң — [[1997 ел]]гы саннарда дөнья күрәләр.
 
Әдип — хикәя, очерк, публицистика жанрларында да актив эшләгән каләм остасы. Аның терлекчелек проблемаларына багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр повесте аерым китаплар булып басылып чыга.
 
Атилла Расихның барлык төп әсәрләре диярлек [[рус теле|рус теленә]] тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Э.Зрвильнең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А.Беляевның «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) фантастик романын [[татар теле|татар теленә]] тәрҗемә итә.
 
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Атилла Расих Хезмәт Кызыл Байрагы ([[1976 ел|1976]]), «Почет Билгесе» ([[1966 ел|1966]]) орденнары белән бүләкләнә, «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен Атилла Расих [[1981 ел]]да Татарстан Республикасының [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе|Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә]] лаек була.
 
Ул [[1996 ел|1996 елның]] [[9 май|9 маенда]] [[Казан|Казанда]] вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
 
[[Төркем:Татар язучылары]] [[Төркем:Татар тәрҗемәчеләре]]
{{DEFAULTSORT:Расих, Атилла}}