Әнәк: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
{{seealso|Әнәк тарихы}}
Әнәк авылы мәгълүмат
Юл номеры - 76:
{{seealso|Әнәк тарихы}}
[[XVII гасыр]]да нигезләнгән.
 
Актаныштан 49 чакрым көньяк- көнбатыштарак, Казан – Уфа юлы буенда урнашкан. Биредә электән фин – угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә. Алар типтәрләр һәм вотчиналы башкортларга бүленә, ясаклы татарлар да була. Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте – канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Димәк, мариларны күченергә мәҗбүр иткәннәр.
 
Е. Пугачев явында авылдан 63 ясаклы татар старшиналары Үмәткол Тәфкилев җитәкләгән төркемдә катнаша.
 
1884 елда игенчеләр 1878 дисәтинә җир бирелсә, 1913 елда ул 1143 дисәтинәгә кала. Мәчете 1848 елга кадәр салына.
 
1931 елда “8 Март” хуҗалыгы оештыралар, 3 елдан аңа барлык 74 гайлә  дә кереп бетә. Эреләндерү дәверендә “Үзәк” хуҗалыгына (хәзерге Нур Баян исемендәге ҖЧҖ) кушалар. Язмышлары Пучы белән тыгыз бәйләнештә бара, бер үк вакыйгаларны бергә кичерәләр. 1959-1960 елларда барлыкка килгән Нефтьчеләр бистәсе авылга кушыла.
 
2007 елда “Әнәк” ҖЧҖ үзе аерым мөтәкыйль көн күрә башлый, июнь аенда районның 18 процент җирен биләгән “Әнәк” агрофирмасы төзегәч, аның үзәгенә әверелә. Фирма белән Иске Җияш егете, бөтен эшчәнлеге Пучы җирлеге белән бәйләнгән Фарис Фәтхиев  уңышлы җитәкчелек итә. Авыл бу гасырга яңарып, яшәреп, бөтен яктан да бөтәеп керде. Заманча йортлар, иҗтимагый үзәк, мәчет калкып чыкты. Урамы асфальтка төрелде. Озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән Шәрип ага Шәймиевның йорты  музейга әйләндерелде.
 
Илне фашист басып алучыларыннан сакларга 77 яугир чакырыла, 31 е кире туган якка әйләнеп кайта алмый.
 
== Демография ==