Тоз-Түбә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (6) using AWB
Milli (бәхәс | кертем)
Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү киңәйтелгән мобиль төзәтмә
Юл номеры - 64:
 
==Тарихи белешмә==
Русиядә Иләк тозы [[Явыз Иван]] хакимлек иткән чорлардан ук мәгълүм. Биредәге тоз яткылыкларына дәүләт монополиясе кертү турында [[1744 ел]]да патша указы да чыгарыла. [[1753 ел]]да Иләктәге тоз яткылыгы казна милке дип игълан ителә. Рудникларда (тоз чыгару урыннарда) чимал чыгара башлыйлар. Булачак шәһәр урынында казаклар крепость төзи. Халкы руслардан һәм татарлардан тора. [[1896 ел]]да биредә 7170 [[православие|православ]] [[рус]], 102 иске динле рус һәм 3999 [[татар]] исәпләнгән.<ref>[http://www.gaz-iz.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=5140:2013-05-22-06-05-50&catid=36:2010-04-09-12-52-37 Илецкая защита гәз. 2013 ел, 22 май]</ref>
Тарихтан шунысы да мәгълүм: ИлецктагыИләктәге тозга рәсми рәвештә беренче анализны [[Михаил Ломоносов]] ясаган. Галим чималга төпле анализ эшли һәм аны иң яхшы сыйфатлысы, дип бәяли.
 
[[1866 ел]]да империянең Тау департаменты Тозтүбә тозын [[Париж]]га халыкара күргәзмәдә катнашу өчен озата. Биредә ул алтын бүләккә лаек була. Әйткәндәй, 1996 елда да Тозтубә тозы Парижда үткән шундый чарада дөньядагы “Иң яхшы тоз” исеме һәм сыйфат күрсәткечләре өчен Европаның ун алтын медале белән бүләкләнә. Әлеге вакытта тоз Русиядән тыш, БДБ һәм чит илләргә күпләп озатыла.
 
[[1906 ел]]ның язында Тоз-Түбә яныннан агучы [[Зур Песчанка (Иләк кушылдыгы)|Песчанка]] елгасы ярларыннан чыгып берничә квадрат чакрым мәйданны каплый. Суның бер өлеше кайчандыр тоз чыгарылган иске ачык мәйданчыкларга тула. Шул рәвешле тозлы су күлләре барлыкка килә. Аның берсе — Тозлык дигәне — шифалы ләм белән дан тота. Җәен аның төбендәге җылылык 60 градуска җитә. Тирәнлеге 3,5 метрдан артмый. Аңа каршы яктагы Развал күле исә киресенчә, дүрт метр тирәнлектә, температурасы дүрт градус салкынлыкка җитә. Әгәр күлгә ун метр тирәнлеккә төче су салынган һәм башы капланган шешә төшерсәң, 10-15 минут эчендә су бозга әйләнә. Галимнәр фикеренчә, биредә су тыгызлыгы [[Үле диңгез]] күрсәткеченнән ким түгел. Су өстендә теләгән кадәр хәрәкәтсез ятып торырга, хәтта гәҗит-журнал укып ятарга мөмкин. Йөзә белмәүчеләр өчен менә дигән өйрәнү урыны.
 
== Халык ==
{| class='standard' style='text-align: center;' width=64%