Әнәс Галиуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
Ә.Мирзаһитовның «Әнкәемнең ак чәчләре» спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның «Нигез ташлары»нда Хәлил, шулай ук Г.Мдиваниның «Терезаның туган көне»ндә Антонио, С.Алешинның «Палата»сында Миша кебек рольләре Әнәс Галиуллинга танылу китерә. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый.
Әнәс Галиуллин һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 55 елдан артык иҗат итү дәверендә ул Ю.О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның «Кайнана»сында Аяз, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары»нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Ахун, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның «Американ»ында Шәех морза, «Сүнгән йолдызлар»ында Саттар, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»енда Саттар, Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында Сафуан, Н.Нестерованың «Әллә язмыш, әллә ялгыш… »ында министр урынбасары һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.
 
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/tatarstanny-khalyk-artisty-ns-galiullin-vafat
[[2018 ел]]ның [[9 март]]ында [[Казан]]да вафат<ref>[http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanny-khalyk-artisty-ns-galiulln-vafat-buldy Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат булды.] [[Шәһри Казан]], 10.03.2018</ref>. [[2018 ел]]ның [[12 март]]ында Казанның [[Шәмсир|Самосырово]] бистәсендәге [[Мәрҗани мәчете|Әл-Мәрҗәни мәчете]] карамагындагы [[Мөселман зираты (Казан)|мөселман зиратында]] җирләнде.