Актаныш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Актаныш турында өстәмә мәгълүмат
к Чыганаклар
Юл номеры - 26:
Авылда 1928 елда «Кредит ширкәте», 1929 елда Әҗәкүл икмәк әзерләү пункты янында «Коопикмәк» оештырыла. Аннан «Үзәк» исеме астында күмәк хуҗалык төзелә. Аның карамагында 2848 гектар җир була, шуның 1544 гектары - сөрүлекләр, 590 гектары - болынлык, 249 гектары - көтүлек. Ул ахырдан 249 хуҗалыкны берләштерә (1940), 1949 елда алар 167 гә кала. 1950 елда Чөгәнәдәге «Ирек» һәм «Кызыл Йолдыз», 1958 елда «Урал» хуҗалыгын (Актанышбаш, Ирмәш, Әҗәкүл) аңа кушалар. Хәзер ул «Нива» Ж ЧЖ булып көн күрә, Тыңламасһәм Кәзкәй авылларындагы хуҗалыкны да үз эченә алды.
Башта Гәрәй волосте Әҗәкүл түбәсенә, аннан Кыргыз волостеның Тугыз түбәсенә, 1798-1865 елларда Унберенче йортка карый, аннан - волость, 1930 елның 10 августыннан район үзәгенә әйләнә. 1988 елның 29 июленнән 1991 елның 21 гыйнварына кадәр шәһәр тибындагы бистә булып торды, кабат авылга әйләндерелде.
Халыксаны үзгәреше: 1913 елда авылда - 1417, 1920 дә - 1739, 1926 да - 1274, 1938 дә - 1874, 1949 да - 1699, 1958 дә - 2168, 1965 елда 675 хуҗалык һәм фатирда - 2610, 1989 да 1975 гаиләдә - 6736, 1993 тә 2325 йорт һәм фатирда 7861, 2010 елда 3064 гаиләдә 8944 кеше яши, Район ҳалкының 28 процентка якыны биредә гомер кичерә, Авыл янындагы Бүләк, Нөркә, Кытыл әрәмәлекләре һәм Әргәнеш болыны Кама буе ягындагы аерым саклана торган табигать җирлекләре исемлегенә кертелделәр. (Чыганаклар: Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин "Актаныш - туган җирем"(Казан 2010), 29 бит)