Шакир Һиләлетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Fxan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес}}
| рәсем = Шакир_Һиләлетдинов.png
'''Шакир Һиләлетдинев''' ({{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — мөселман дин эшлеклесе, [[Атбасар]] мәчете имам-хатыйбы (1918-1930), [[Урта Азия]] һәм [[Казакъстан]] мөселманнары Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе (1943-1947), [[Үзәк диния нәзарәте|ССҖБнең Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте]] мөфтие (1951-1974).
| рәсем_зурлыгы = 200px
}}
'''Шакир ҺиләлетдиневҺиләлетдинов''' ({{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — мөселман дин эшлеклесе, [[Атбасар]] мәчете имам-хатыйбы (1918-1930), [[Урта Азия]] һәм [[Казакъстан]] мөселманнары Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе (1943-1947), [[Үзәк диния нәзарәте|ССҖБнең Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте]] мөфтие (1951-1974).
== Биографиясе ==
Шакир Һиләлетдинов 1890 елның 3 (15) маенда [[Оренбург губернасы]] [[Чиләбе өязе]]нең Звериноголово җәнлек юрты станицасында туа, ул Чиләбе өязенең (Оренбург казак гаскәрләренең 3 нче хәрби бүлеге) хәрби территориясенә керә, хәзерге вакытта Звериноголово авыл советының һәм Курган өлкәсенең Звериноголово районының административ үзәге<ref>[https://persona.kurganobl.ru/kh/item/1572-khiyaletdinov-shakir-shajkhislamovich Лица Зауралья. ХИЯЛЕТДИНОВ Шакир Шайхисламович.]</ref>.
 
1909 елда Троицкида [[Рәсүлия мәдрәсәсе | «Рәсүлия» мәдрәсәсе]]н тәмамлый. Аннан Нократ губернасы [[Иж-Бубый]] авылының Иж-Бубый мәдрәсәсендә (хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Әгерҗе районында) белем ала.
 
1910 елдан [[Тургай (Ырынбур өлкәсе) | Тургай өлкәсе]]нең Кустанай өяз шәһәрләре мөселман уку йортларында, Акмолин өлкәсе Кокчетав, Урал өлкәсе Джамбейтында белем ала.
 
1918-1930 елларда Акмулла губернасы Атбасар шәһәре мәчете имам-хатыйбы булып эшли.
 
1930-1943 елларда [[Ташкент]]та һәм Петропавловскида бухгалтер булып эшли.
 
1943 елдан башлап [[Ташкент]]та [[Урта Азия]] һәм [[Казахстан]] мөселманнары диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе вазифаларын башкара, бу вазифага аны Ташкент мөфтие Ишан Бабахан (1858-1957) чакыра.
 
1947 елдан Казахстан ССРда Панфилов (хәзер Жаркент) һәм Чимкент (хәзерге Шымкент) шәһәрләре мәчетләрендә имам-хатыйб була.
 
=== СССР һәм Себернең Европа өлеше мөселманнарының диния нәзарәтендә ===
 
1950 елның 6 июлендә мөфти Габдрахман Зәйнулла улы Рәсулев вафатыннан соң, 1950 елның июленнән алып 1951 елның мартына кадәр СССР һәм Себернең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе вазыйфаларын казый Баймөхәммәт Вильдан улы Тугузбаев башкара. Бер үк вакытта Диния нәзарәте мөфтие вазифасына кандидатура сайлау буенча эш алып барыла. 1951 елның 21 мартында Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселман руханилары җыены ачыла, анда 70 кеше катнаша. Бу корылтайда бертавыштан казый Шакир хәзрәт ибн Шейхислам Һиләлетдинов сайлана<ref>[http://rdum.info/manhistory/bcnjhbz/bcnjhbz_89.html Десятый муфтий ЦДУМ РОССИИ Шакир Хиялетдинов (годы жизни: 1890-1974 гг. ; муфтий с 1951 по 1974 гг.)]</ref>.
 
Шакир Шәйхислам улы Һиләлетдинов 1974 елның 15 июнендә [[Башкорт АССР]]ның [[Өфе]] шәһәрендә вафат була. [[Өфе]] шәһәренең Магометан (мөселман) зиратында җирләнгән.
== Бүләкләре ==
* "Халыклар арасында тынычлыкны ныгыткан өчен" халыкара Ленин премиясе, диплом, алтын медаль һәм акчалата премия, 1972 ел
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* {{Башкирская энциклопедия|index.php/component/content/article/2-statya/970-khiyaletdinov-shakir-shajkhislamovich|ХИЯЛЕТДИНОВ Шакир Шайхисламович|автор= }}