Фуат Таһиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Researcher1995 үзгәртүләре (бәхәс) Римма Васильева юрамасына кадәр кире кайтарылды
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 27:
 
== Биографиясе ==
Фуат Таһиров  1917 елның 31 мартында Кайбыч районының [[Шуширмә]] авылында биш балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайфулла, авылда беренче коммунист буларак, колхозлашу эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Гайфулла бабай шактый укымышлы булган. Фуат  кыю булып үсә, яшьли үк тормышта үз урынын табарга омтыла. 1930 елда ул Мөрәле мәктәбен тәмамлый (ул вакытта районда ике генә җидееллык мәктәп булган), аннары Казанда химия-технология техникумында укый. Чын-чынлап "курчак уйнарга" керешкәнче, ул районда нәшер ителүче "Колхоз бригадасы" газетасын­да җаваплы секретарь булып эшли. Олы Кайбыч авылында яшәүче туганнары Гарәфетдин Бикчәнтәев гаиләсендә яши, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, кон­цертларда, агитбригадаларда актив катнаша. Шул елларда ук театрга һәвәсле, сәнгатькә мәхәббәте алдагы тормыш юлын сайлаганда үзенең хәлиткеч сүзен әйтә дә инде.
 
30 нчы еллар башында Фуат Таһиров Кайбычтан Казанга китә, Татар дәүләт академия театры каршындагы студиягә укырга керә. Биредә С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Р.Ишморат, К.Шамил кебек сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, алардан дәресләр алу аның булачак һөнәрен тәмам билгели. Студиядә укыганда һәм аны тәмамлагач, бераз яшь тамашачылар театрында , ә 1934 елдан курчак теат­рында эшли башлый. 1934 елда те­атр С.Образовның "Петрушка октябрьдә"әсәрен сәхнәләштерә. Бу спектакльдә Ф.Таһировка төп рольне - Петрушка ролен тапшыралар. Петрушка спектакльдә патша самодержавиесенә каршы баш күтәргән ярлыларны бәхетле итәргә ом­тылучы, гаделлек өчен көрәшүче кыю йөрәкле халык герое итеп сурәтләнә. Ф.Таһиров аның эчке дөньясын, рухи халәтен калку итеп ачып бирүгә ирешә. Фуат ага курчак театры сәхнәсендә куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләр­не башкаручы артист була.