Гөлзада Әхтәмова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
'''Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова''' (''Ягъфарова'') — [[татар]] [[язучы]]сы.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Ул [[1941 ел]]ның [[15 декабрь|15 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Әгерҗе районы]] [[Исәнбай]] авылында туа. Урта мәктәптән соң [[Алабуга педагогия институты]]ның филология факультетында белем ала. Озак еллар дәвамында [[Себер]]дә урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик булып эшли. Алабугага кайткач сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист хезмәтен башкара, тарихи эзләнүләр алып бара.
Ул [[1941 ел]]ның [[15 декабрь|15 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Әгерҗе районы]] [[Исәнбай]] авылында туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. 1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлагач, шул ук институтта алты ел буе библиограф вазифаларын башкара. 1975–1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, соңгы өч елында параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара. 1984 елда Г.Әхтәмова Татарстанга кайта, Алабуга шәһәрендә төпләнеп, әүвәл Алабуга сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан башлап ул укытучылык хезмәтендә – мәктәптә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсе мөдире вазифаларын башкара. Республика көндәлек матбугатында исеме бик еш күренмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында Чаллының «КамАЗ» нәшриятында Г.Әхтәмованың бер-бер артлы дүрт шигъри китабы һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган «Борынгы Алабуга» һәм «Алабугам минем» исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә. Г.Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
== Төп басма китаплары ==
Хәзерге көндә Гөлзада Әхтәмова урта мәктәптә татар теле укытучысы һәм китапханәче булып эшли.
 
* Борынгы Алабуга: тарихи эзләнүләр. – Алабуга: Шәһәр матбагасы, 1995. – 28 б. – 1000 д.
* Алабугам минем: тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 48 б. – 1300 д.
* Бүләк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 48 б. – 1200 д.
* Табигать сәйләннәре: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1998. – 32 б. – 1000 д.
* Гөлчәчәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
* Җәйге кар: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
* Йөрәгемдә яшен: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2004. – 224 б. – 1000 д.
 
== Файдаланган әдәбият ==
Әхтәмова Г. Без – Галимбәкнекеләр // Шәһри Казан. – 2005. – 20 авг. Тулырак: <nowiki>https://matbugat.ru/enc/htmova-glzada-459/</nowiki>
 
Аның «Борынгы Алабуга», «Алабугам минем», «Мәхәббәтле иреннәр», «Бүләк» исемле китаплары бар.
== Моны да карагыз ==
* [[Чулман (әдәби берләшмә)]]