Гуджарати: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Инглиз теленнән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Гуджарати теле'''(/ˌɡʊdʒəˈrɑːti/;[5] Гуджарати язмасында: ગુજરાતી, латин транскрипциясендә: Gujarātī, әйтелеше [ɡudʒˈɾɑːtiː]) [[Гуджарат]] штатының асаба теле булган Һинд-Арий теле һәм күбесенчә Гөҗарат халкы тарафыннан сөйләшелә. Гөҗарати зуррак Һинд-Аурупа гаиләсенең өлеше булып тора. Гуджарати [[Борынгы Гуджарати]] теленнән (б.э. 1100 - 1500 елы) килеп чыккан. Һиндстанда ул [[Гуджарат]] штатының рәсми теле һәм шулай ук [[Дадра һәм Нагар-Хавели]] һәм [[Даман һәм Диу]] берлек территориясенең рәсми теле булып тора. 2011 елда Гуджарати сөйләшүчеләр саны буенча Һиндстанда алтынчы урында торган, анда 55,5 млн кеше сөйләшкән, бу Һиндстан халкының 4,5%-ы. Дөньяда ул сөйләшүчеләр саны буенча 26-ынчы тел булып тора.<br/>
Гуджарати теленә 700 елдан күбрәк һәм анда дөньяда 55 млн нан артык кеше сөйләшә. Гуджараттан тыш Гуджарати телендә [[Көньяк Азия]]нең башка өлешләрендә Гуджарати мигрантлары сөйләшә, аеруча [[Мумбаи]] һәм [[Пакистан Ислам Җөмһүрияте|Пакистан]]да (күбесенчә [[Карачи]]да). Гуджарати телендә шулай ук Көньяк Азиядән тыш Гуджарати диаспорасы кешеләре сөйләшә. [[Төньяк Америка]]да Гуджарати [[Америка Кушма Штатлары]]нда һәм [[Канада]]да иң тиз үсүче һәм иң күп сөйләшелә торган Һиндстан теле.<br/>
[[Европа]]да Гуджаратилар сан буенча икенче Британия Көньяк Азия җәмәгатен формалаштыра һәм Гуджарати [[Берләшкән Корольлек]]нең башкаласы [[Лондон]]да дүртенче иң күп сөйләшелә торган тел. Гуджаратида шулай ук [[Көньяк-Көнчыгыш Африка]]да сөйләшәләр, аеруча [[Танзания]]дә, [[Замбия]]дә һәм [[Көньяк Африка]]да. Моннан кала, Гуджарати телендә әзрәк дәрәҗәдә [[Кытай]]да (аеруча [[Һоң Коң]]та), [[Индонезия]]дә, [[Сингапур]]да, [[Австралия]]дә һәм [[БахрәйнБәхрәйн]] кебек [[Якын Көнчыгыш]] илләрендә сөйләшәләр.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}