Гуджарати: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Инглиз теленнән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
(аермасы юк)

10 мар 2021, 09:39 юрамасы

Гуджарати теле(/ˌɡʊdʒəˈrɑːti/;[5] Гуджарати язмасында: ગુજરાતી, латин транскрипциясендә: Gujarātī, әйтелеше [ɡudʒˈɾɑːtiː]) Гуджарат штатының асаба теле булган Һинд-Арий теле һәм күбесенчә Гөҗарат халкы тарафыннан сөйләшелә. Гөҗарати зуррак Һинд-Аурупа гаиләсенең өлеше булып тора. Гуджарати Борынгы Гуджарати теленнән (б.э. 1100 - 1500 елы) килеп чыккан. Һиндстанда ул Гуджарат штатының рәсми теле һәм шулай ук Дадра һәм Нагар-Хавели һәм Даман һәм Диу берлек территориясенең рәсми теле булып тора. 2011 елда Гуджарати сөйләшүчеләр саны буенча Һиндстанда алтынчы урында торган, анда 55,5 млн кеше сөйләшкән, бу Һиндстан халкының 4,5%-ы. Дөньяда ул сөйләшүчеләр саны буенча 26-ынчы тел булып тора.
Гуджарати теленә 700 елдан күбрәк һәм анда дөньяда 55 млн нан артык кеше сөйләшә. Гуджараттан тыш Гуджарати телендә Көньяк Азиянең башка өлешләрендә Гуджарати мигрантлары сөйләшә, аеруча Мумбаи һәм Пакистанда (күбесенчә Карачида). Гуджарати телендә шулай ук Көньяк Азиядән тыш Гуджарати диаспорасы кешеләре сөйләшә. Төньяк Америкада Гуджарати Америка Кушма Штатларында һәм Канадада иң тиз үсүче һәм иң күп сөйләшелә торган Һиндстан теле.
Европада Гуджаратилар сан буенча икенче Британия Көньяк Азия җәмәгатен формалаштыра һәм Гуджарати Берләшкән Корольлекнең башкаласы Лондонда дүртенче иң күп сөйләшелә торган тел. Гуджаратида шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Африкада сөйләшәләр, аеруча Танзаниядә, Замбиядә һәм Көньяк Африкада. Моннан кала, Гуджарати телендә әзрәк дәрәҗәдә Кытайда (аеруча Һоң Коңта), Индонезиядә, Сингапурда, Австралиядә һәм Бахрәйн кебек Якын Көнчыгыш илләрендә сөйләшәләр.

Искәрмәләр