«Ил (гәҗит)» битенең юрамалары арасында аерма

5877 байт добавлено ,  3 ай элек
к
мәгълүмат өстәү: + Ябылу тарихы
к
к (мәгълүмат өстәү: + Ябылу тарихы)
[[Большевиклар]] «Ил» газетасының конфискация ителгән басмаханәсен һәм кәгазен татар телендә чыгучы [[Кызыл Армия (газета, 1918-1921)|«Кызыл Армия»]] исемле хәрби һәм [[кырымтатар теле]]ндә чыгучы {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Янъы дюнья (газета)|«Янъы дюнья»|ru|Янъы дюнья}} (Yañı Dünya, Яңа дөнья)<ref>[https://kiriminsesigazetesi.com/yani-dunya-gazetesi-100-yasinda/ YAÑI DÜNYA GAZETESİ 100 YAŞINDA!] kiriminsesigazetesi.com, 28.11.2018</ref> коммунистик газеталарын чыгару өчен файдалана<ref>''Тәлгат Насыйров''. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. [[Казан утлары]], 2005 ел, № 10, 169нчы бит</ref>.

=== «Ил»нең ябылуы турында «Алтай» газетасы===
{{цитата|автор=[[Алтай (гәҗит)|«Алтай»]], «Халык дошманы». 22.04.1918|Димәк, «Ил»не яптылар.

Кем япкан?

Әлбәттә, мөселман комиссариаты япкандыр.

Татар-башкорт җөмһүрияте төзүче, татар милләтен бер милләт иттереп кенә түгел, хәтта татарга мәмләкәт ясап бирергә азапланып, тырышып йөрүче яшь йөрәкле милли егетләребез япкандыр. «Яшь йөрәкләр»не язган мөхәрриребез Галимҗан Ибраһимов һәм аның яраннары япкандыр.

«Ил», рус самодержавиесенең иң кара көннәрендә, татар матбугаты рус золымына каршы бер сүз дә әйтергә җөрьәт итә алмаган бер заманнарда, шул самодержавие берлә тартышып, халкыбызны бүгенге революция көннәренә хәзерләп килүче бердәнбер татар газетасы иде.

Бүгенге «искиткеч халык дусты» булып киткән, иң сул революционер булып йөри торган яшь йөрәкле большевикларыбызның халык файдасына бер кәлимә булсын сүз әйтергә калтырап торган, полицейскийны күрсә, урамның икенче ягына кача торган бер заманнарда «Ил» бер ялгызы революционер иде.

Хәзерге иң сул революционерларыбыз бәлки ул вакытларда «Ил»не кулына алганда: городовой күренмәсме икән? — дип як-ягына карана торган булгандыр.

Менә шул «Ил» бүген инде контрреволюционер булып танылды. Шуның өчен ябылды. Аны Николай хөкүмәте дә ике мәртәбә япкан иде. Ул вакытта ул халыкны котыртучы, аздыручы, халык дошманы дип танылган иде.

«Ил»нең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый бүген контрреволюционер булып танылды. Ул да халык дошманы булып китте. Гаяз әфәнде үзенең әдиплек хезмәтеннән башка, татар әдәбиятының атасы булып танылуыннан башка, 15 елдан бирле революционер булып йөри һәм шул юлда никадәр шәхси эзәрлекләүләр, мәшәкатьләр чикте, полицейскийларның йодрыкларын да татыды, төрмәсендә дә булды. Себерне дә күреп кайтты. Безнең хәзерге иң сул революционерларыбыз Николай хөкүмәте каршында һич «былчыралмаган» садыйк шәхесләр булып танылган бер заманнарда, Гаяз әфәнде иң куркынычлы бер революционер булып таныла иде. Ул төрмәдән чыккач, Себердән кайткан вакытларында да үзе теләгән җирдә иркенләп тора алмый иде. Аны исправниклар, губернаторлар үз шәһәрләреннән куалар иде.

Гаяз социалист иде, Гаяз революционер иде, Гаяз милләтче иде. Пантюркист иде, панисламист иде. Бу «куркынчлы» һәммәсен бергә җыйган, һәрберсеннән дә «куркынчлы» тагын бер сүзе бар иде: Гаяз таңчы иде.

Бүген инде таңчы контрреволюционер булып китте. Халык дошманы дип игълан кылынды.

Ни өчен?

Гаязның гаебе нидә?

Нигә ул кинәттән үзгәреп китте? Безнеңчә, Гаяз әфәнденең үзгәргәне юк, ул һаман да революционер. Аның канында, яратылышында революционерлык рухы бар. Ләкин ул большевик түгел. Россиядә, хосуси үземезнең татарга бүгеннән социализм кертүнең мөмкинлегенә ышанмый. Гаязның бөтен гаебе шунда.

Бу ләгънәтне бирүчеләр кемнәр?

Бусын инде тарих тикшерер. Ул җавабын бирер. Кемнең чын контрреволюционер, кемнең чын халык дошманы икәнен ачык итеп танытыр.

Әмма хәзергә әле Гаяз әфәнде контрреволюционер ― халык дошманы. «Ил» дә халык дошманы икән. Аны да хәзергә укымыйча торырга кушалар.

Нишләмәк кирәк, укымабыз шул. Аның урнына «Чулпан»ны укырмыз, большевик булырмыз<ref>''Тәлгат Насыйров''. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. [[Казан утлары]], 2005 ел, № 10, 173-174нче бит</ref>

== Чыганаклар ==
# [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%8D%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%81%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8C Татарский энциклопедический словарь.] Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
36 574

правки