Пәрәмәч: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 44:
=== Рецепт: ===
Кияү пәрәмәче ит пәрәмәче кебек үк ясала һәм пешерелә. Бер пәрәмәч ясау өчен: 15—20 грамм тартылган ит, 30—35 грамм камыр, 5—6 грамм суган, 5—6 грамм сары май яки кыз­дырылган атланмай, кирәк кадәр тоз һәм борыч, иткә салу өчен бер-ике грамм атланмай яки сөт өсте алына*
 
== Шулпалы пәрәмәч ==
Шулпалы пәрәмәч төче камырдан ясалып,  эченә салу өчен сыер яки елкы (яшь ат) итләренең майлырак җирләре алына. Шулпалы пәрәмәчнең эчлеге ябык пәрәмәчнекенә караганда сы­еграк һәм күбрәк була,
 
=== Итне әзрләү ===
Пәрәмәчнең камырын хәзерләү алдыннан итне сөягеннән ае­рып ваклап турагач, ите белән суганын ит машинасыннан үткә­рәләр. Кайвакытта итне ит машинасыннан ике тапкыр үткәрергә туры килә. Бу бигрәк тә ат ите булганда шулай эшләнә. Бу чакта суганын итне икенче кат тартканда гына кушып тартырга кирәк. Машинадан чыгарылган иткә тәменә карап борыч белән тоз өс­тәп, бик әйбәтләп катнаштырыла һәм сыеклау өчен су яки суы-тылган ит шулпасы кушып, тагын бер кат болгаткач эчлек әзер була.
 
=== Камыр әзерләү ===
50 грамм зурлыгында төче камыр алып, аны ярты санти­метр калынлыгында түгәрәкләп җәяргә. һәм камырның кырый­ларын бер сантиметр биеклегендә күтәреп, чеметеп чыгалар, шуннан чәй тәлинкәсе шикелле бер савыт барлыкка килә. Эченә әзер эчлекне салганнан соң, камыр иткә таба каратып бераз бө­геп куела. Бу пәрәмәч ябык пәрәмәчтән, ягъни әче камырдан ясалган пәрәмәчтән зур булмый. Кайвакытта кечерәк тә булыр­га мөмкин.
 
=== Пешереп алу ===
Әзер пәрәмәчләрне бераз кыздырылган, майлы таба­ларга тезеп, янып торган мичтә яки кызган духовкада пешерә­ләр. Шулпалы пәрәмәчне гадәттә мич янып торганда мич алдын­да — тартылган вак күмерләр өстендә пешерәләр. Пешкән вакытта табаны мичтән алып, аңа 1—2 тапкыр берәр чәй ка­шыгы шулпа салалар. Пешеп өлгергәч, тагы бераз шулпа өстәп, табынга кайнар килеш бирелә,
 
=== Рецепт: ===
Бер пәрәмәчкә: 50 грамм төче камыр, 40—50 грамм тартыл­ган ит, 15 грамм суган, 1—2 аш кашыгы шулпа, кирәк кадәр тоз белән борыч алына.
 
== Чыганаклар ==