Рүзәл Йосыпов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, докторы, ТР фәннәр ака...»
(аермасы юк)

9 мар 2021, 11:17 юрамасы

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, докторы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Рүзәл Йосыпов
Туган телдә исем Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов
Туган 14 сентябрь 1938(1938-09-14) (85 яшь)
ТАССР Арча районы (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Кышкар авылы
Милләт татар
Гыйльми дәрәҗә: ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

  Тормыш юлы

Рүзәл Юсупов (Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов) 1938нче елның 14нче сентябрендә ТАССР Арча районы (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Кышкар авылында туа. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Радиотапшырулар һәм телевидение буенча республика комитетында тәрҗмәче, мөхәррир булып эшли.

1970нче елда кандидатлык, 1982нче елда докторлык диссертацияләрен яклый.

    Р. Юсупов, 1970нче елдан башлап, Казан педагогика университетында эшли. 1986-2002нче елларда университетның ректоры була, университетның татар теле һәм татар телен укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли.

   Фәнни эшчәнлеге

Галим татар һәм рус телләренең лексик, фразеологик чараларын төрле яклап һәм системалы өйрәнә. Аерым алганда, антонимнар, синонимнар, алынма сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне тикшерә. Телләр арасындагы уртак билгеләрне аерып алуда ул тәкъдим иткән методика зур әһәмияткә ия.

      Р. Юсупов –контрастив лингвистиканы үстерүгә зур өлеш керткән күренекле тел галиме. Ул студент елларыннан ук рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан 350 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптн 13 монография языла.

    Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча үз фәнни мәктәбен тудыра.

     Галим мәктәпләр өчен дәреслекләр яза, программалар төзи. Бу хезмәтләр татарлар күпләп яшәгән башка регионнарда да киң кулланыла.

Файдаланылган әдәбият

Татар теле.10-11нче сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Зәкиев М.З., Максимов Н.В.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2016.