Фуат Таһиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
}}
<small>{{мәгънәләр|Таһиров}}</small>
'''Фуат Гайфулла улы Таһиров (1917- 1996)''' - Татарстан Республикасының халык артисты (1975), [[Татар курчак театры]]н оештыручыларның берсе, язучы. актив җәмәгать эшлеклесе, театрның репертуарын баетуга зур өлеш керткән сәләтле драматург,яшь артис­тларның игътибарлы һәм таләпчән остазы
[[Файл:Фуат Таһиров.jpg|мини]]
 
Фуат Таһиров [[1917 ел]]ның [[31 март]]ында хәзерге [[Кайбыч районы]] [[Шуширмә]] авылында туа.
 
Театрда уйный. Курчак театры өчен әсәрләр яза.
 
Биографиясе
[[1996 ел]]ның [[12 май|12 мае]]нда [[Казан]]да вафат була.<ref>[http://rosgenea.ru/?alf=19&serchcatal=%D2%E0%E3%E8%F0%EE%E2&r=4 Генеологик тикшеренүләр үзәге.]</ref>
 
Фуат Таһиров  1917 елның 31 мартында Кайбыч районының Шуширмә авылында биш балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайфулла, авылда беренче коммунист буларак, колхозлашу эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Гайфулла бабай шактый укымышлы булган. Фуат  кыю булып үсә, яшьли үк тормышта үз урынын табарга омтыла. 1930 елда ул Мөрәле мәктәбен тәмамлый (ул вакытта районда ике генә җидееллык мәктәп булган), аннары Казанда химия-технология техникумында укый. Чын-чынлап "курчак уйнарга" керешкәнче, ул районда нәшер ителүче "Колхоз бригадасы" газетасын­да җаваплы секретарь булып эшли. Олы Кайбыч авылында яшәүче туганнары Гарәфетдин Бикчәнтәев гаиләсендә яши, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, кон­цертларда, агитбригадаларда актив катнаша. Шул елларда ук театрга һәвәсле, сәнгатькә мәхәббәте алдагы тормыш юлын сайлаганда үзенең хәлиткеч сүзен әйтә дә инде.
== Шулай ук карагыз ==
 
{{Портал|Шәхесләр|Театр}}
30 нчы еллар башында Фуат Таһиров Кайбычтан Казанга китә, Татар дәүләт академия театры каршындагы студиягә укырга керә. Биредә С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Р.Ишморат, К.Шамил кебек сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, алардан дәресләр алу аның булачак һөнәрен тәмам билгели. Студиядә укыганда һәм аны тәмамлагач, бераз яшь тамашачылар театрында , ә 1934 елдан курчак теат­рында эшли башлый. 1934 елда те­атр С.Образовның "Петрушка октябрьдә"әсәрен сәхнәләштерә. Бу спектакльдә Ф.Таһировка төп рольне - Петрушка ролен тапшыралар. Петрушка спектакльдә патша самодержавиесенә каршы баш күтәргән ярлыларны бәхетле итәргә ом­тылучы, гаделлек өчен көрәшүче кыю йөрәкле халык герое итеп сурәтләнә. Ф.Таһиров аның эчке дөньясын, рухи халәтен калку итеп ачып бирүгә ирешә. Фуат ага курчак театры сәхнәсендә куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләр­не башкаручы артист була.
 
1937 елда Ф.Таһиров тәрҗемәсендәге "Өч дус" (С.Мерзляков) спектакле Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия курчак театрлары смотрында уңыш казана, смотр лауреаты исеменә лаек була.
 
Ф.Таһиров режиссура өлкәсен дә үз көчен сыный башлый, яңа пьесалар иҗат итү хыялы белән яши. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бар планнарны кичектереп торырга мәҗбүр итә. Ул, үзенең яраткан геройлары белән саубулла­шып, Ватан өчен изге көрәшкә китә. Ул Новороссийск янында Керчь ярымутра­вында канлы бәрелешләрдә катнаша. Ике тапкыр каты яраланганнан соң, 1942 елны ул, култык таякларына таянып, сөекле Казанына кайта.
 
Сугыштан соңгы елларда Ф.Таһировның сәхнә уены режиссерлык, каләм тибрәтү, тәрҗемәче һәм педагоглык хезмәтләре белән үрелеп бара. Фуат Таһи­ров үз вакытында күп кенә әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә, сәхнәгә куя.
 
Еллар узу белән Фуат Таһировның артистлык осталыгы үсә, уенны нәфис һәм күркәм сыйфатлар белән баетып бара. А.Пушкин, Н.Исәнбәт, С.Хөсни һәм үзе язган пьесаларда башкарган рольләре белән ул чын сәнгать остасы дәрәҗәсенә ирешүен раслады. 1956 елда аңа ТАССРның атказанган артисты, 1975 елда халык артисты исеме бирелә. Театрда 40 ел эшләү дәверендә төрле жанрларда язылган йөзләрчә әсәрләрдә уйнап, кызыклы һәм гыйбрәтле об­разлар иҗат итте. Профессиональ актер Фуат Таһировка курчакларны гаҗәеп осталык белән "җанландыру", персонажларның характерын табигый рәвештә ача белү, аны логик эзлеклелек белән үстерә бару, һәр характерны тавыш инто­нациясе һәм пластик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтеп бирү сыйфатлары хас.Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә Фуат Таһировны яхшы беләләр. Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы медальләр иясе, искиткеч гади, кешелекле һәм намуслы шәхеснең 1996 елның 27 ноябрендә каты авырудан гомере өзелде.{{Портал|Шәхесләр|Театр}}
 
== Чыганаклар ==
* Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с.
*Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007.
 
== Искәрмәләр ==