Кояш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
к калып өстәү
Юл номеры - 139:
| 0,05 %
|}
{{мәгънәләр|Кояш (мәгънәләр)}}
'''Кояш''' — [[Җир|Җир шарына]] иң якын [[йолдыз]]. Кояш — [[Кояш системасы]]ның бердәнбер йолдызы. Аның [[тирә]]сендә бу [[система]]ның башка [[объект]]лары әйләнәләр: [[планета]]лар һәм аларның [[иярчен]]нәре, [[кәрлә планета]]лар һәм аларның иярченнәре, [[астероид]]лар, [[метеороид]]лар, [[комета]]лар һәм [[галәми тузан]]. Кояш Кояш системасы массасының 99,866 % эченә ала. Кояш нурланышы Җирдә тереклекне куәтләнә, климатка тәэмин итә. Кояш [[су тудыргыч]]тан (~73 % массалата һәм ~92 % күләмле), [[гелий]]дән (~25 % массалата һәм ~7 % күләмле) һәм башка кече концентрацияле элементлардан: [[тимер]]дан, [[никель]]дән, [[әче тудыргыч]]тан, [[азот]]тан, [[кремний]]дән, [[күкерт]]тән, [[магний]]дан, [[күмер тудыргыч]]тан, [[неон]]нан, [[кальций]]дан һәм [[хром]]нан гыйбарәт. [[Су тудыргыч]]ның 1 млн. атомга гелийнең 98 000 атом, [[әче тудыргыч]]ның — 851, [[күмер тудыргыч]]ның — 398, неонның — 123, азотның — 100 азота, тимерның — 47, магнийның — 38, кремнийның — 35, күкертнең — 16, [[аргон]]ның — 4, [[әлүмин|алюминий]]нең — 3, никельнең, [[натрий]]ның һәм кальцийның икешәр атом туры килә. [[спектр сыйныфы|Спектр классификациясе]] буенча Кояш G2V төренә («[[сары кәрлә]]») исәпләнә. Кояш өслегенең температурасы 6000 [[Кельвин|K]] җитә, шуңа күрә Кояш ак яктылык тарата.