Йолдыз (гәҗит): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
к мәгълүмат өстәү: + Ябылу тарихы
Юл номеры - 1:
{{Газета
{{ГәҗитВМ}}
| исем = Йолдыз
| оригиналь исем =
| рәсем = [[Файл:Йолдыз_(газета).jpg|200px]]
| имза =
| төр = иҗтимагый-сәяси газета
| формат =
| нигезләнде = 1906
| публикацияләр туктату = 21.06.1918
| бәя =
| гамәлгә куючы =
| нәшер итүче = [[Әхмәтһади Максуди]]
| мөхәрир = [[Галиәсгар Камал]]
| баш мөхәрир = [[Әхмәтһади Максуди]]
| штат =
| сәяси = милли-либерал газета
| тел = [[татар теле]]
| тираж =
| төп офис = [[Казан]]
| ISSN =
| веб-сайт =
}}
{{Портал|Татар матбугаты}}
<small>{{мәгънәләр|Йолдыз (мәгънәләр)}}</small>
'''Йолдыз''' — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 3021 маенаиюненә кадәр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир һәм мөхәррир [[Әхмәтһади Максуди]]. «Йолдыз»ның 1900 саны чыккан.
 
== Тарих ==
1906 елның 15 гыйнварыннан өзлексез чыгып килгән иң өлкән, укучыларының зур ихтирамын казанган газета. Озак еллар дәвамында татар вакытлы матбугатында үзенең күләме белән икенче урыны алып килгән. Россиянең матбугат эшләре буенча Баш идарәсенең бер хисабында әлеге басма турында шундый сүзләр әйтелгән:
<blockquote>
«Газетаның үзенчәлеге шунда ки, «Йолдыз» укучыларына тәкъдим ителә торган материалны, массаларга мөмкин кадәрле аңлаешлы тел белән яктыртырга тырыша. Бу, әлбәттә, әлеге басманың шөһрәтен арттыра. Игътибарны шунсы да җәлеп итә: «Йолдыз» татар сөйләм теленә кергән күпчелек рус сүзләрен гел кулланмый диярлек, ә аларны чиста татар сүзләре, яисә неологизмнар, яисә образлы әйтемнәр белән алыштыра.<br/>Аның әдәби дошманнары мәсхәрәләп килгән икеле-микеле һәм аңлаешсыз әйтемнәре, еш кына кулланыла торган «янәсе» һәм читләтеп әйтелгән сүзләре, бу газетаны хәзергәчә аерып торалар. Әмма, хәзерге минут таләпләренә «җайлашучанлык» сәләтенә карамастан, газета үзенең милләтчел төсен тулысынча кагылгысыз саклады»
</blockquote>
«Йолдыз» газетасы уң һәм сул көчләр тарафыннан даими тәнкыйтькә дучар ителгән. Тик ул һәрвакыт үзәкчелек юнәлешен үткәргән. Шушы сәясәт, каршылыкларны читләтеп үтү тактикасы аңа эзәрлекләнүләрдән сакланып калырга мөмкилек биргән: ул [[Октябрь инкыйлабы|революциягә]] кадәрге чорда һич тә штраф һәм башка җәзаларга тартылмаган бердәнбер татар газетасы булган<ref>''Тәлгат Насыйров''. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. [[Казан утлары]], 2005 ел, № 10, 171нче бит</ref>.
== Газета редакциясе ==
«Йолдыз» газетасының нашире-мөхәррире ― күренекле журналист [[Әхмәтһади Максуди]]. Газета редакциясендә күп еллар мәшһүр татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе [[Галиәсгар Камал]] хезмәт иткән. Аңа еш кына {{comment|мәсьүл мөхәррир|җаваплы мөхәррир}} вазыйфаларын да башкарырга туры килгән. 1917 елның февраленә кадәр газета редакциясендә [[Габделбари Баттал|Г. Баттал]], [[Шәһит Әхмәдиев|Ш. Әхмәдиев]], [[Габделгазиз Монасыйпов|Г. Монасыйпов]], [[Ибраһим Бикколов|И. Биккулов]]лар эшләгән.
 
== Ябылу ==
Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь-август айларында [[большевик|большевистик]] булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган. [[Большевик|Большевистик]] булмаган милли матбугатны ахырынача тар-мар иүне тизләтүгә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының үзенең урыннардагы бүлекләренә [[1918 ел]]ның [[май]] ае ахырында җибәргән рәсми күрсәтмәсе хәлиткеч этәргеч булган. Анда:
<blockquote>
«''үз шәһәрләрендә чыга торган большевистик булмаган матбугат органнарына җитәрлек игътибар итмиләр. Мәсәлән, Казандагы «Алтай», «Йолдыз», «Кояш», «Иттифак» газеталары «Милли Идарәне тарату мөнәсәбәте белән мөселманнарның протесты»н һәм большевикларның бу эшен гаепләүче башка язмаларны да бастырганнар''»</blockquote> ― дип әйтелгән. Үзәк комиссариат үзенең төбәкләрдәге татар-башкорт комиссариатларыннан һәм бүлекләреннән киләчәктә тәнкыйть язмалары бастырган газеталарга карата, аларны чыгудан туктатуга кадәр булган, иң каты чараларны куллануны таләп иткән <ref>[[Чулпан (гәҗит, Петроград-Мәскәү)|«Чулпан»]], ― 1918 ел, 1 июнь</ref>.
 
Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― [[большевиклар|большевистик]] рухтагы көндәлек [[Эш (газета)|«Эш» газетасы]] (мөхәррир [[Хәсән Урманов]]) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:
<blockquote>
«Әгәр дә [[Алтай (гәҗит)|«Алтай»]], [[Кояш (гәҗит)|«Кояш»]] һәм «Йолдыз»ның язучы аламалары чын мәгънәсендә ерткыч бүреләр булса, «Игенче»нең язучы кисәкләре исә сарык тиресенә бөркәнгән бүреләр»</blockquote>
дип язган.
 
«Йолдыз» газетасының 1900 саны чыккан. 1918 елның 21 июнендә ябылган.
 
== Чыганаклар ==
# [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%8D%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D1%81%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8C Татарский энциклопедический словарь.] Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
 
== Сылтамалар ==
* ''Тәлгат Насыйров''. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. [[Казан утлары]], 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
 
== Моны да карагыз ==
* [[Истанбул мәктүпләре (Галиәсгар Камал)|«Истанбул мәктүпләре»]] — язучы, драматург [[Галиәсгар Камал]]ның (''[[1879 ел|1879]]—[[1933 ел|1933]]'') [[1912 ел]]ның [[ноябрь]] азагыннан [[1913 ел]]ның [[февраль]] башына кадәр «Йолдыз» гәҗите өчен [[Төркия]]дән язган юлъязмалары.
 
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
[[Төркем:Татарча гәҗитләр]]
[[Төркем:ӘлифбаXX буенчагасыр гәҗитләрбашы татар матбугаты|В]]
[[Төркем:1906 елда барлыкка килгән басмалар]]
[[Төркем:Казан матбугаты]]