Өчпочмак (ризык): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
Тулыландыру
Юл номеры - 6:
Соңгы елларда [[Башкорт милли ризыклары|башкорт кухнясына]] ''өсбосмаҡ'' дигән алынма исем белән кергән (башкорт телендә ''босмаҡ'' сүзе юк).
 
== Өчпочмак пешерергә әзерлек ==
 
=== камыр һәм ит ===
Өчпочмакның тышы гадәттә әче камырдан ясала. Бик ашы­гыч булганда төче камырдан да ясарга мөмкин.
 
Өчпочмакка симез ит яхшы була. Сарык, сыер яки бозау итен алалар да аны юалар, сөякләреннән аерып вак кына итеп (урман чикләвеге эрелегендә) турыйлар.
 
=== бәрәңге белән эчлек әзерләү ===
Бәрәңгене яхшылап әрчеп, күзәнәкләрен казып алырга һәм ит кисәкләре эрелегендә турарга кирәк. Соңыннан бәрәңге белән итне бергә кушып, юкә иләккә яки тишекле чүмечкә салып саркыталар. Саркыткач, аларның өстенә вак кына итеп туралган су­
 
ган, тоз һәм борыч салалар. Болар барысы бергә яхшылап болгатыла,  
 
== Өчпочмакларны ясау                           ==
Камырны йөзәр грамм чамасында тигез кисәкләргә бүлеп, тү­гәрәкләп әвәлиләр, һәр түгәрәк куна өстендә чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәелә. Һәм бу түгәрәкләрнең уртасына хәзерләнгән эчлек салына һәм камыр, кырыеннан күтәреп, ян яклары кара-каршы китереп чеметеп ябыштырыла, уртада тишек калдырыла. һәр ягы тигез өчпочмак барлыкка килә. Шунлыктан аны өчпоч­мак дип атыйлар да. Ясап бетергәч, өчпочмакларны, майлап куелган калайга яки табага тезеп, өстенә йомырка яки май сөрт­кәч, өлгергән мичкә тыгалар. Бер сәгатьтән өчпочмак пешеп җитә. Мичкә тыкканнан соң ярты сәгать үткәч, өчпочмакларны алып карарга һәм, эчләренә шулпа салып, яңадан мичкә куярга кирәк. Аларның пешеп җитүен белү өчен, пычак очы белән бә­рәңге, ит һәм суганын алып ашап карарга кирәк.
 
== Кайбер киңәшләр ==
Өчпочмак пешерү өчен симез каз һәм үрдәк итләре дә бик әйбәт була. Эшкәртелгән каз яки үрдәкнең калган бала йонна­рын өтәргә, эчен чистартып, баш-аякларын кисеп алып бик әй­бәтләп юарга кирәк. Шуннан соң ул койрык ягыннан башына таба урталай бүленә, канатлары һәм ботлары буынлап кисеп алына, ите сөягеннән аерып вак кына итеп турала. Вак сөякле урыннарын сөяге белән дә салырга мөмкин. Әзер иткә ваклап туралган бәрәңге, суган, кирәк кадәр тоз, борыч сибеп әйбәтләп болгатырга кирәк. Шуннан соң терлек   итеннән  пешергәндәге кебек өчпочмаклар ясала. Тик кош ите терлек итенә караганда 10—15 грамм күбрәк (ягъни 75—80 грамм) салына,
 
=== өчпочмакны табынга бирү ===
Өчпочмакларны тәлинкәгә куеп табынга биргәндә дә эчләре­нә шулпа салып һәм өсләре бераз майлап бирелә,
 
=== Рецепт ===
Бер өчпочмакка: 90—100 грамм камыр, 65 грамм ит, 80 грамм бәрәңге, 15 грамм суган, кирәк кадәр борыч һәм тоз, май (таба майлау өчен), өстенә сөртү өчен йомырка алына. Ит симез булмаганда, өчпочмакның эченә эретеп 10—15 грамм сары май да салырга кирәк,
 
== Чыганаклар: ==
Юныс Әхмәтҗанов, Татар халык ашлары китабы, 1969
[[Төркем:Татар ризыклары]]