Зөя авыл җирлеге флагы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Ук}} '''Зөя авыл җирлеге флагы''' — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы...»
(аермасы юк)

1 мар 2021, 17:57 юрамасы

Зөя авыл җирлеге флагы — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы муниципаль районының Зөя авыл җирлеге флагы.

Зөя авыл җирлеге флагы
Нигезләнү датасы 2009
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Зөя

Тасвирлама

Флаг киңлеге 2:3 булган турыпочмаклыктан гыйбарәт, ул 11:2:5 чагыштырмасында, тигез булмаган өч горизонталь полосадан төзелгән: киң зәңгәр (өстә), фигуралы сары һәм тар зәңгәр (югарыда дулкынлы кырый белән). Киң зәңгәр полоса сары бүрәнә ныгытма сурәтенә тоташа, тар полоса да суда йөзүче биш алабуга балыгы сурәтләнгән. Сары һәм ак элементларның караңгы һәм шәүләле детальләре куе сары һәм соры төсләр белән башкарылган.

Символиканың нигезләнүе

Флаг 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Казан наместниклыгы шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән Зөя авыл җирлеге гербын исәпкә алып төзелгән.

Флагның композициясе 1551 елда ныгытма төзелешеннән башланган Зөя шәһәренең барлыкка килү тарихын чагылдыра. Зөя тарихы Россия шәһәр төзелеше тарихында уникаль. 1550 елның кышында Углич урманнарында диварлар, башнялар, йортлар һәм чиркәүләр белән ныгытма киселә. Аннары Идел буйлап судноларда сүтелгән бүрәнәләрне Зөя елгасы тамагындагы биек калкулыкта җыеп куялар.

Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына №5738 астында 2009 елның 16 октябрендә кертелгән.[1]

Флагтагы балык җирле халыкның төп шөгылен — балык тотуны символлаштыра.

Алабуга бәйсезлек, мөстәкыйльлек, ихтыяр, үҗәтлек символы.

Тарихи гербны торгызу җирле халыкны үз тарихларын һәм мәдәниятен кайгыртучы һәм ата-бабаларын искә алучы кешеләр буларак күрсәтә.

Алтын төс байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Зәңгәр төс намус, вөҗданлылык, рухилык, югары омтылышлар символы; су киңлекләре һәм чиксез күк төсе.

Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс батырлык, көч, матурлык, хезмәт һәм бәйрәм символы.

Искәрмәләр

  1. Решение Совета Свияжского сельского поселения Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан от 16.10.2009 № 143