Зәки Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: русия → россия (2), Пүлшә → Польша using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Варшау → Варшава using AWB
Юл номеры - 31:
 
14 гыйнварга каршы төндә совет гаскәрләре [[Висла]]ның көнчыгыш ярында сугышчан хәрәкәтләргә тулысынча әзер торалар. Хәбибуллин полкы беренче эшелонда була. [[Советлар Берлеге каһарманы]] капитан Маматов батальоны исә төнлә боз өстеннән елганы ике өлешкә бүлеп торган [[Кемпа-Канарска утравы]]на үтә. Атакалаучы роталар яр буена чыккач, саперлар тарафыннан мина кырларында әзерләнгән тыкрыклар аша немецларның траншеяларына бәреп керәләр. Подполковник Хәбибуллин атаканың барышы турындагы хәбәрне түземсезлек белән көтә. Озакламый команда пунктына алгы отрядның уңышлы рәвештә һөҗүм итеп баруы турында беренче хәбәрләр килә. Ун сәгатьтә капитан отрядның Пульконы алуы турында хәбәр итә. Елга аша кичкән икенче һәм өченче батальоннар алгы отрядтан сулдарак хәрәкәт итәләр һәм артиллерия булышлыгында фашистларны Острувек авылында атакалыйлар Пулькода дошман тар-мар ителә. Икенче көнне полковник һөҗүмне дәвам иттерә һәм дошман тарафыннан ныгытылган [[Канары]] авылын штурмлый. Алга киткән полк дошманның тылына куркыныч тудыра. Дивизия немецларны ял һәм тынгы белми һаман эзәрлекләп бара, һәр көнне Польшаның яңа шәһәрләре азат ителә. Сугышларда үзен бик яхшы күрсәткән Хәбибуллин полкы 18 гыйнварда Сохачев һәм [[Лович]] шәһәрләрен, 19 гыйнварда [[Луҗ]], 22 гыйнварда [[Аргенау]] һәм [[Александров]] шәһәрләрен алганы өчен командование приказларында билгеләп үтелә.
Шушы уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә дивизия немец гаскәрләренең [[ВаршауВаршава]] тирәсендә тупланган төркемнең тылына барып чыга. Дошманга камалу куркынычы яный башлый. Сугышчан бурычны уңышлы үтәгәне өчен дивизиягә [[Кызыл Байрак ордены]] тапшырыла. Ә подполковник Зәки Хәбибуллин исә 1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
== Соңгы сугыш ==