«Сәйяр» битенең юрамалары арасында аерма

38 байт добавлено ,  6 ай элек
(fix lint error)
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. [[1911 ел]]ны труппа [[Шәрык клубы]] штатына алына.
 
1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] һәм [[«Ширкәт» труппасы|«Ширкәт»]] төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]], соңрак [[Шакир Шамильский]] һәм [[Мохтар Мутин]]нар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе [[Габдулла Кариев]] бу өлкәдә беренчелекне саклый.
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка [[«Аң» труппасы]] артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] итеп үзгәртелә.
2792

правки