Бәдер сугышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TXiKiBoT (бәхәс | кертем)
к робот кушты: ru:Битва при Бадре
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 14:
== Бәрелеш ==
 
Мөхәммәдкә (саләллаһу галәйһи үәсәлләм) [[Әбу Суфьян]] ибне Хәрб җитәкчелегендәге корәешләрнең зур кәрваны [[Сүрия]]дән кайтуы турында хәбәр килә. Кәрван 30 яки 40 кешедән торган. [[Хиҗаз]]кага килеп җитүче Әбу Суфьян мөселманнарның һөҗүм әзерләвен белеп ала, һәм ул [[Мәккә]]гә, корәешләрне сугышка чакырырга, кеше яллап җибәрә. Бөтен корәеш аксөякләре бәрелешкә әзерләнәләр, [[Әбу Ләһәб]]тән башка - ул үзенең урынына әл-ас ибне Хишәм ибнел-Мугъыйрәне җибәрә. Бәну Адий ибн Кәгб нәселеннән башка, барлык ншселләрдән дә вәкилләр була.
 
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм дүшәмбедә, Рамазаннаң 8 нче көнендә, юлга чыга, үзе урынына Амр ибне Үмм Мәктумны калдырып. Аннары Әбу Лубәбәне кире кайтара һәм Мәдинә башлыгы итеп билгели. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм сугыш байрагын Мусаб Ибне Гумәйргә бирә. Пәйгамбәр саләллаһи галәйһи үәссәләмнең үзенең алдында ике кара байрак була: берсе [[Гали ибне Әбу Талиб]]та, икечесе [[әнсарлар]]да. Дөяләрнең саны җитмешкә җиткән, ләкин атлар саны ике генә була (ә мөшрикләрнең - 100). Сәхабәләр бер дөядә берничәүләп утырганнар. Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) бер дөядә [[Гали ибне Әбу Талиб|Гали]] һәм Мәрсад ибне Әҗбу Мәрсад әл-Ганәви белән бергә утырган. [[Тыл]]да башлык итеп Бәну Мәзин ибн ан-Нәҗҗәр нәселеннән Кайса ибн Саасаа билгеләнә. Ибне Хишам тапшыруынча, [[әнсарлар]]ның байрагы [[Сәгъд ибне Мугъаз]]да була.
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмгә корәешләрнең кәрваннарын яклау өчен чыгулары турында хәбәр килеп ирешә. Мөселманнар Бәдер үзәнлегенә килеп җиткәч, Пәйгамбәр саләллаһу галәйһи үәссәләм бер [[сәхабә]] белән гаскәрләрдән аерыла, бер [[бәдәви]]не очратып, үзенең кем икәнлеген белгертмичә, аңардан мөселманнарның һәм корәешләрнең торган урыннары турында сораша. Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) башкалар янына кайта, ә кич җиткәч, Гали, Зүбәйр ибнел-Гәввам, Сәгъд ибн Әбу Ваккас һәм башка кайбер сәхабәләрне, алар корәешләр турында белешсеннәр дип, Бәдер сулары янына җибәрә. Алар анда Бәну әл-Хәҗәҗ хезмәтчесе - Әсләмә һәм Бәну әл-Ас ибне Сәет хезмәтчесе - Әрид Әбу Йәсарны очраталар, үзләре белән алып китәләр һәм сорау алу үткәрәләр.Бу сугышка Мәккә шәһәренең бөтен аксөякләре диярлек чыкканлыгы беленә. Бәсбәс ибне Әмр һәм Адий ибне Әбу әз-Зәгъбә, күзәтчелек ясап, корәешләрнең иртәгә яки берсекөнгә киләчәкләрен беләләр.
 
Мөшрикләрнең гаскәре кызу төньякка Бәдер янына якынлаша. Юлда алар, [[Әбу Суфьян]]ның, Бәдерне якта калдырып, [[Кызыл диңгез]] ягына таба борылуы сәбәпле, мөселманнардан кача алуы турында хәбәр алалар. Корәешләрнең гаскәрләре кайту теләген белдерә, ләкин Әбу Җәһел каршы була - ул Бәдергә юнәлеп, мөселманнарны куырга тели. Шулай да Бәну Захра нәселе кире кайта, ә калган гаскәрләрнең саны меңгә җитә.
 
[[Файл:Badr campaign.svg|thumb|right|Бәдер сугышы]]
 
Корәешләр әл-Әкәнкәл ком калкулыгы янында туктыйлар. Үзәнлектә яңгыр башлана. Җирнең балчыклануы сәбәпле, корәешләр юлларын дәвам иттерә алмый башлыйлар. Мөселманнарның юлында шулай ук яңгыр ява, ләкин алар юлларын дәвам иттереп, коеларга беренче булып килеп җитәләр. Мөселманнар бөтен коеларны күмәләр, үзләре туктаган коедан башка - алар аңардан сулык төзиләр. Әл-Әсуад ибн Габдел-Асад әл-Мәхзуми - сугышның беренче корбаны була. Ул Хәмзә ибне Габдел-Мотталиб белән сугышканда үтерелә. 3 бергә-бер чыгып сугышудан соң, бәрелеш башлана. Бәрелеш нәтиҗәсендә мөселманнар җиңүгә ирешәләр, ә мөшрикләрнең гаскәре тар-мар ителә. Мөселманнардан 14 үтерелә, ә корәешләрдән 70 кеше һәм шуның хәтлек үк әсирлеккә алына. Бу сугышта мөселманнарның төп дошманнарыннан берсе - Әбу Җәһел үтерелә.<ref name="muslimiman.info"/>.
 
 
== Әсирләргә мөнәсәбәт ==
 
Әсирләрдән ике кешене җәзалыйлар - алар мөселманнарга дошманлыклары белән аерылып торган Укбә ибне Әбу Мугәйт һәм ән-Нәдр ибнел-Харис булалар. Әсрләрне сәхабәләр арасында бүләләр. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм әсирләргә яхшы мөгамәләдә булырга куша. Мөслманнар бу әмерне үтиләр: үзләре хөрмә ашаганда да, әсирләргә ипи ашатканнар (хөрмә ярлыларның азыгы булып саналган).
 
Әсирләрне бер кеше өчен меңнән алып дүрт меңгәчә дирхәм акчага азат иткәннәр. Ә акчалары булмаганнарны, ярлыларны түләүсез иреккә җибәрәләр.
 
 
== Искәрмәләр ==
Строка 24 ⟶ 38 :
 
[[Төркем:Ислам]]
[[Төркем:Сугышлар]]
 
 
 
{{Link FA|en}}
{{Link FA|id}}
{{Link FA|ur}}
{{Link GA|cs}}
 
[[ar:غزوة بدر]]