Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Jalanajak (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
к Правки Jalanajak (обсуждение) откачены к версии Рашат Якупов
Юл номеры - 24:
'''Нәкый Исәнбәт''', чын исеме '''Нәкый Сираҗетдин улы Закиров''' ([[1900 ел|1900 елның]] [[10 гыйнвар]]ы — [[1992 ел|1992 елның]] [[12 сентябрь|12 сентябре]]) — күренекле татар [[язучы]]сы, [[шагыйрь]], [[драматург]], галим-филолог һәм фольклорчы, [[Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]] лауреаты һәм [[Татарстан|Татарстанның]] Халык язучысы.
 
Ул [[1899 ел|1899 елның]] [[29 декабрь|29 декабрендә]] (яңа стиль белән [[1900 ел|1900 елның]] [[10 гыйнвар]]ы) [[Башкортстан|Башкортстанның]] Салават районы Малаяз [[Awyl|авылында]] мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. [[1910 ел]]дан [[Уфа]]да «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә [[Шәехзадә Бабич]] үзе фатиха бирә. [[1914]]-[[1916]] елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
 
Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм халык авыз иҗаты белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).