Кайбыч: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Русия → Россия using AWB
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 70:
}}
'''Кайбыч''' — [[Татарстан Республикасы]]ның [[Буа районы]]ндагы авыл.
 
Халык саны — 578 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422418.
 
== Тарих ==
[[XVII гасыр]]да нигезләнгән.
 
[[Емельян Пугачёв]] восстаниесенә кадәр авыл урынында [[нугайлар]] яшәгән, диләр. Ул килеп авылны туздыргач, халык качып беткән.
 
=== XVIII гасыр ===
Аннан соң [[1774 ел]]да анда Кайбыч районының [[Олы Кайбыч]] авылыннан Уракай дигән кеше килеп утырган. Шуңа күрә авылны да Кайбыч дип атаганнар. Ә ул килгәнчегә кадәр бу урында нугайлар яшәгән булган.
 
Кайбыч авылы турында язган тарих та булган диләр. Аның исеме “Рисәлә” яки “Жиһанлама” дип аталган. Аны [[1820]]-[[1908 ел]]ларда авылда яшәгән Ильяс Исхаков исемле кеше язган заманына карата укымышлы, зирәк кешенең зур гына китапханәсе дә булган. Халыкның демографик артуын күрсәткән карта да төзегән. Ләкин хәзер алар юк инде. Бабай вафат булганнан соң, аның хатыны Югары Лашчы авылы мулласына тормышка чыккан һәм барлык китапларны, шул исәптән тарихны да, алып киткән.Анда янгын чыгып, бөтен милек белән китаплар да янып беткән.
 
[[Русия патшалыгы|Рус дәүләтенә]] идарә итү [[Пётр I]] патша кулына күчкәч, Идел буенда яшәүче халык пароходлар төзү өчен урман кискән.Бу эштән Кайбыч авылы кешеләре дә читтә калмаган. Авылда ир-ат лашман хезмәтендә, бурлак булып Иделдә баржа тарткан. Урман кискәннәр, сал ясап су белән агызганнар.
 
Кайбыч авылы революциягә кадәр [[Сембер губерниясе]] [[Буа өязе]] [[Иске Суыксу вулысы|Иске Суыксу волостена]] керә.
 
=== XIX - XX гасырлар ===
Еллар үтү белән Кайбычның табигате ярлылана. [[1870 ел]]да авылның көнбатыш ягында “Карамалык” дигән кечкенә урманны кисеп, чәчүлек җире ясаганнар, әмма ул уңдырышлы булып чыкмаган. Ак балчыкта торган туфракта бодай, арыш үсмәгән.
Көньяктагы “Алачык куагы” дигән урманны [[1871 ел]]да кискәннәр. Берничә елдан анда тагын урман үсеп чыккан. Аны [[1924 ел]]да кисеп, көтү йөртү урыны итәләр. Норлат авылы белән ике арада сазлык булган. Аннан чишмәләр тибеп чыгып, авыл суны шуннан алган. Аннан хәзер дә елга агып чыга, ләкин суы бик аз инде. Сазлык хәзер үзе дә коры җир булып калды. [[1910-еллар|1910 нчы елларда]] авыл кырыенда киек үрдәк, казлар үрчи торган күлләр дә булган. Алар да беткән.
Игенчелек һәм терлекчелек белән генә тормыш алып барып булмаслыгын аңлап, кешеләр вак һөнәрчелек эшенә керешкән. Халык арасында читек тегү, балта эшләре алга киткән. Ат чанасы, арба ясаучылар байтак булган. Заказларны Буадан һәм башка төбәкләрдән килеп биргәннәр. Хатын-кыз кул эшләре осталарына әйләнгән. Алар суккан сөлге-җәймәләр, чиккән әйберләр тирә-якта дан тоткан. Үрнәкләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Элек авылда халык күп яшәгән. Кышкы кичләрдә бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр, аулак өйләр ясаганнар. Җәен исә урамга чыгып утыру, яңалыкларны уртаклашу әле дә бар. Балаларның бер-берсенә атланып “шыгырдый” уены уйнавын, көз көннәрендәге “метәк”, “кәшәкә” (хәзерге хоккей), иске чабата, бура уеннарын бүгенге көндә дә сагынып сөйлиләр.
1828 нчы елда Кайбыч авылында зур мәчет салынып, шуннан 1902 елга кадәр бер генә мәхәллә булып тора. 1902-1903 елларда икенче мәхәллә оешып, кечерәк кенә икенчегә мәчет төзиләр. Шулай итеп, авылда ике мәчет булып, ике мәхәллә санала.
 
=== XXI гасыр ===
 
Кайбыч авылы Буа районының төньягында урнашкан. Аның көнчыгыш ягы – Югары Наратбаш , көньягы – Чурак , көнбатыш ягы – Байтирәк, төньяк –көнбатыш ягы – Норлат һәм төньяк-көнчыгыш ягы – Кыр Энәле авыллары белән чиктәш. Авылның гомуми мәйданы – 1632 га, шуның 143 гектарын торак пунктлар били, шул мәйданда – 210 йорт урнашкан.
 
== Демография ==
Строка 112 ⟶ 134 :
|578
|}
Төп милләтләр ([[1989 ел]]гы җанисәп буенча): [[татарлар]]. Кайбыч авылында 2020 елга 570 кеше яши. Шулардан 567 – татар, 1 чуваш, 3 - урыс милләте вәкилләре тәшкил итә.
== Шәхесләр ==
* [[Газыйм Идрисов]] (1938-2013), [[Казан ветеринар институты|КВИ]] ректоры.
 
== Климат ==
Строка 118 ⟶ 142 :
Климат уртача континенталь. [[Кёппен климатлар классификация|Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе]] буенча климатның коды: Dfb<ref>[http://koeppen-geiger.vu-wien.ac.at/present.htm#data World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna]</ref>. Уртача еллык һава температурасы 4.7&nbsp;°C.<ref>[http://www.retscreen.net NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International]</ref>
 
== ШәхесләрШигърияттә ==
{{Өземтә|Бай тарихлы авыл диләр<br/>
* [[Газыйм Идрисов]] (1938-2013), [[Казан ветеринар институты|КВИ]] ректоры.
Кайбычкаем турында.<br/>
Бабаларым иген иккән,<br/>
Печән чапкан болында.<br/>
|Г.Хәкимова}}
 
== Искәрмәләр ==
{{Reflist}}
 
== Чыганаклар ==
* Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.