Шахмайның танылган шәхесләре (бүлүгә): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{бүлүгә|30.01.2021|[[Нәкыйп Галимов]], [[Зәкия Гарифуллина]], [[Зәйнәп Хәбибуллина]] һәм [[Резидә Абдуллина]]}} {{чистартырга}}
 
 
 
== '''Шахмай авылы язучылары Шахмай турында''' ==
а) Сүземне тормыш юлын гади төзүчедән башлап, Чаллыдагы «Ак Барс» мебель фабрикасының генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән, 2001 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы Нәкыйп Галимовтан башласам ялгышмам (дөресе дә шул, авылыбыздан профессиональ язучы да чыккан). Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Яңа Чишмә районындагы Шахмай авылында 1954 елның 24 ноябрендә дөньяга килә ул. «Тылсымчы Табигать – Анабыз Адәм балаларына кемне дә булса шагыйрь итәсе килсә, аңа бар авырлыкларны өеп бирә, утка – суга кертә” - дип язды аның турында язучы Шаһинур Мостафин. Н.Галимов алты яшендә әнисез кала. Әрнү – сагыш шигырь булып ургыла. Нәкыйп Галимовның әтисе Наил абый гомере буе игенче - агроном булып эшләгән. Ул үтә ярдәмчел, олы җанлы кеше булган. Әтисенең васыяте булып шагыйрь күңелендә 1984 елда мондый юллар туа:
 
Намус белән, тырыш хезмәт белән
Нәселебезне данлап яшәгез...
Дәреслекне кыйбла итегез дә,
Яшен булып җирдә яшьнәгез.
Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларыннан кайткан егет 1975 елның маенда Чаллы шәһәренә юл тота һәм шофер булып эшли башлый. Соңрак ул күзәнәкле бетон заводына эшкә керә һәм хаклы рәвештә үзен төзүче дип саный. “Йортлар арткан саен, шатлык арта” шигырендә ул үзенең бу һөнәре белән чиксез горурлануын белдерә.
Йортлар арткан саен – шатлык арта,
Шәһәр яшәргәнгә яшәрәм.
Борчу-кайгыларым онытыла,
«Син – Бәхетем!» - диеп дәшәләм…
( “Йортлар арткан саен, шатлык арта”)
Һәркем өчен туган ягы кадерле. Нәкыйп тә үзенең авылын сагына, аңа ашкынып кайта.
Офыкларга карыйм сине сагынып,
Кызарып ла кояш батканда.
Яшьлегемә кайткан сыман булам,
Туган авылым, сиңа кайтканда.
( “Туган авылыма”)
Нәкыйп Галимовта кешеләрне ярата белү таланты бик нык сизелә. Үзенең Туган ягына, якташларын ул “Сезгә табынам” дигән шигырен багышлаган.
Урак урыр вакыт тагын җитте-
Җилләр бөрки арыш исләрен.
Үз хуҗасын көткән басуларга
Мин хисләнеп карыйм кичләрен.
( “Сезгә табынам”)
Газиз әтисенә, якыннарына, җан дусларына, остазларына, классташларына, авылда калган яшьтәшләренә багышланган шигырьләре гамьле – гыйбрәтле Нәкыйп авылдашыбызның. Аларның һәркайсысының үз тарихы, үз моңы бар... Әйтик, шулар арасыннан авылда калган классташларына ул болай дип мөрәҗәгать итә.
Безнең дәвер дәлилләре булып,
Сез калдыгыз туган төбәктә...
“Киттеләр дә - югалдылар...” – диеп,
Ачу йөртмәгез сез йөрәктә.
Язмышыбыз шулдыр... Кошларны да
Сәер көчләр читкә тарталар.
Тик яз саен, авыр юллар узып,
Туган якларына кайталар.
Без дә шулай бер кайтырбыз әле –
Туган туфрак тартыр үзенә...
...Ачу тотып кире бормассыз бит? –
Әйтегезче карап күземә...
Яшәү дигән көрәш мәйданында кыенлыкларны гел җиңәргә омтылуы, куйган максатына тугрылыгы Нәкыйпне чыныктырган, көчле рухлы, иманлы шәхес итеп тәрбияләгән. Туган авылында мәчет төзүдә (ул 1994 елның 15 нче сентябрендә ачылды ) башлап йөрүчеләрнең берсе булган әлеге тынгысыз затның дөньялыкта кылган гамәлләре изге, әйтер сүзләре хак.
Авылда туып-үсеп, читтә йөргән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп калган таныш чишмәсен күз алдына китерә. Ә Нәкыйп Галимов- авылыбызда үзе чишмә төзеткән кеше. Исемен әтисе хөрмәтенә “Наил бабай чишмәсе”дип атадылар. 2004 елның 28 маенда авылыбызда “Чишмә бәйрәме” үткәрелде. Чишмә ачу тантанасына бик күп кунаклар, шул исәптән, шагыйрьләр Илдар Юзеев һәм Шәмсия Җиһангировалар да килделәр (чишмә ачу тантанасыннан төшерелгән күренеш Зәйнәп апа Хәбибуллинаның китап тышлыгына куелды).
Барча дусларыңны җыеп,безгә-
Бәйрәм ясарга, дип, кайткансың.
Синнән мирас – пар чишмәләр кала,
Бу – зур бәхет үзе, якташым!.. – дип, Зәкия апа Гарифуллина Н. Галимовка аылдашларының хөрмәтен җиткерде.
Хәзерге вакытта бу чишмә буе - яшьләрнең, барлык авыл халкының яратып җыела торган урыны. Монда төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелә.
Төзүче – шагыйрнең садә - самими хисләре, гаҗәеп җыр – моң булып, меңнәр күңеленә күчә бара. Бу – Нәкыйпнең Олы бәхете, Куанычы, Горурлыгы.
Хыялларым чынга ашырырга
Булыш миңа, Яшьлек, ихластан...
Көч алырмын Туган туфрагымнан -
Күңелем аңа бик нык тоташкан.
Көч алырмын, Яңа Чишмәм, Синнән -
Пайтәхете безнең төбәкнең -
Яшьлек дәртен, яшьлек кайнарлыгын
Суытмаска безне өйрәттең...
...Китмә, яшьлек! Яшә, Туган як!
(«...Китмә, яшьлек! Яшә, Туган як!»)
Шигырь җанлы авылдашыбыз ике китап авторы: «Язмышыма ышанам», «Җырчы чишмәләр». Аның күп кенә шигырьләре композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынды: «Көтәсеңдер,һаман, әнкәй..» », «Мәк чәчкәсе», «Парлы чишмә» һ.б. Соңгы вакытта Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган “Дусларымнан гына аерма”, “Бүләк итәм күңелем җылысын” дигән җыр кассеталары, компакт – дисклар тамашачыларга көтеп алынган кадерле бүләкләр булып килеп иреште.
Мин - Шахмайның гади бер малае,
Шул авылда уйнап үскәнмен.
Сусаганда, ятып, чишмәсеннән,
Рәхәтләнеп, суын эчкәнмен.
Мин - Шахмайның гади бер малае,
Болыннарда печән өйгәнмен.
Авылымда үскән нечкә билле,
Тыйнак бер гүзәлне сөйгәнмен.
Мин - Шахмайнын гади бер малае,
Кырларында иген иккәнмен…
Кульяулыгым болгап, саубуллашып,
Солдатка да шуннан киткәнмен.
Тыңла, авылым, тыңла бу җырымны -
Синең өчен генә җырлыймын.
...Онытма Син гади малаеңны,
Мин бит Сине бик еш уйлыймын...
(«Мин - Шахмайның гади бер малае»)
 
б) «Мин яшьтән үк шигърияткә гашыйк идем. Матур итеп шигырьләр укырга ярата идем. Кем белә, язмыш миңа мөмкинлекләр биреп, югарырак укый алган булсам , кем белә... Ә бит минем институтта читтән торып уку – иң зур хыялым иде. Юк шул, язмыш безгә икенче төрлене әзерләгән булган ,“ – дип сөйли Зәкия апа Гарифуллина үзенең әдәбиятка тартылуы хакында.